Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле олыларны котлаулар белән искә алабыз, бүләкләр бирәбез.

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.

Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә  районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге.

Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Бәйрәм белән, өлкәннәребез!

Өлкән кеше – 7878
90 яшьтән өлкәнрәк – 157 кеше
Ялгыз яшәүче өлкәннәр – 590
Иң өлкән кеше – Гондыр авылында яшәүче 105 яшьлек Ольга Васильева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне