Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ана даны» медале иясе – Зөлфидә Тлякова

Нөнәгәр авылында гомер итүче Тляковлар гаиләсе биш балага гомер биргән. Олысына бүгенге көндә 25 яшь булса, кечкенәсенә нибары өч кенә яшь.

Зөлфидә авыл балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкарып, авылдашлары арасында олы хөрмәт казана. Тормыш иптәше Равил белән бер-берсен аңлап, матур гаилә булып яшәүләрен нөнәгәрлеләр үрнәк итеп куя. Тату гаиләдә үскән һәм үсеп килүче Ландыш, Алия, Раил, Алсинә, Азат әти-әниләренең горурлыклары, Ландыш белән Алия тормышта үз юлларын табып, яраткан һөнәренә ирешкән, Раил һәм Алсинә Нөнәгәр мәктәбендә белем алалар, Азат әле балалар бакчасына йөри.

Зөлфидә Тлякова башкалабыз Казан каласында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган «Татарстан гаиләсе» фестивалендә «Ана даны» медаленә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250