Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталы программасы 2017 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин

"Ана капиталына хокукы булган һәр ана 2015 елда да, 2016 елда да, 2017 елда да матди ярдәмне алачак. Әгәр дә икенче бала 2017 елда туса, шулай ук әни кеше Ана капиталына дәгъва кыла ала", - дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта ТАСС хәбәр таратты.

Ольга Голодец аппаратында әлеге мәгълүматны раслап, программаны тормышка ашыру өчен булган акчалар бюджет проектына кертелде, дип белдергәннәр. "Әмма программаны озайту турында законга төзәтмәләр әлегә кертелмәгән һәм соңрак каралачак", - дип аңлатма биргәннәр.
Ана капиталы 2016 елның 31 декаберенә кадәр кертелгән иде. Әлеге төр социаль түләүләргә бәйле Россия Хөкүмәтендә бәхәсләр еш булды. 2016 елда программаны туктату ил казнасына ел саен 300 миллиард сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар.
http://intertat.ru/tt/novosti/item/37574.html
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250