Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Андрей Кондратьев сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары турында сөйләде

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында сайлау участокларында битлекләр, перчатка һәм авторучка өләшәчәкләр.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларында гражданнарга шәхси саклану чаралары өләшәчәкләр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Без хәзер Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барабыз. Минем төп бурычларның берсе – сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Без аларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары таратачакбыз: аларны сайлау участогына керә торган урында да, чыга торган җирдә дә алып булачак», - диде Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, иң яхшысы – участокка шәхси саклану чараларын үзең белән алып килү.

«Һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм авторучка алып булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән контактка кермәячәкбез. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, без аны журналда теркәячәкбез, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинада алгы стена булмаячак. Бу юнәлештә эш алып барыла инде», - дип искәртте ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул сайлау участокларында кешеләр агымының икегә бүленәчәген әйтте. Сайлаучылар бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен сак астында 65 территориаль сайлау комиссиясенә китерәчәкләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр