Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнине беркем дә алыштыра алмый! (фото)

Миннән сигез елга бер тапкыр да, берәүнең дә «Кулың туңмыймы, кулыңа бармы?» дип сораганы юк.

Бик сагынам, үзәкләрем өзгәләнеп сагынам әнине. Аны искә алмаган бер генә көнем дә юк. Һәр эшне башлар алдыннан да, сөенечем булганда да, борчылсам да Әни белән сөйләшәм.

Эштән кайтырга чыккач, мин телефонымны алып, әнигә шалтырата идем. Ышанасызмы, әле дә шулай: кулым үзеннән-үзе телефонны эзли. Кабат, инде меңенче мәртәбә, ялгышканын аңлап җаным сыза. Көзге караңгы кичләрдә, кышкы озын төннәрдә тәрәзәдән туган йортыма карап уйланган уйлар бихисап!

Әнидән дә якын кеше була аламени?! Мин тулы матур гаиләдә үстем, әтине дә нәкъ шулай ук яратам һәм сагынам, безнең әти шикелле кеше юк дип саныйм. Әти бик иртә — 56 яшендә кинәт вафат булды. Мин ул чагында бер кайгысыз 19 яшьлек кыз идем. Бу хәсрәтне күтәрергә әнинең көчле рухы, җылы кочагы һәм яшьлек ярдәм иткәндер.

Мин шул көннән бирле әнине югалтудан куркып яшәдем, аңа тагын да якынайдым, ярдәмчесе, сердәшчесе, терәге булырга тырыштым. Әни безне-биш баласын бик яратты, һәрберебезнең яраткан ризыгын, балачакта әйткән кызыклы сүзләрен хәтерли иде ул. Кечкенә генә уңышыбызны яки бәләкәй генә яхшылыгыбызны зур итеп күрсәтә иде. Без дә кадерләдек аны, эшләгән игелекләребез, бәлки, бер тулгак ачысына да тормагандыр, шулай да әни бездән риза булып, бәхиллеген биреп китте. Нәрсәдер әйтә алмадык, нидер эшли алмадык дигән үкенечебез дә юк, шөкер...

Сагыну гына басылмый! Вакыт дәвалый диләр — килешмим. Әнине алыштырган кешем диләр — ышанмыйм! Әни белән бер кочакланышканым да юк диләр — аңламыйм!. Әнине бер кеше дә, бер нәрсә дә алыштыра алмый! Әни бит ул! Яшең ничәдә булса да, дәрәҗәң нинди булса да, әниләрегез исән икән — барып сыеныгыз, кочаклагыз, назланыгыз һәм яратылыгыз!

...Мин кулыма сирәк киям, кулым туңмый минем (әти шикелле кайнар канлы!). Әни шуны белә иде, ләкин минем белән очрашкан саен (ә мин әни белән кимендә 3-4 тапкыр телефоннан сөйләшеп, көн саен күрешеп яшәдем), «Кызым, кулың туңмасын, кулыңа бармы?» дип сорый. Кимәгәнемне, туңмаганымны белсә дә! Әни бит ул! Бары ул гына баласы өчен (ул баласы үзе ике бала анасы булса да!) борчыла!..

Минем өчен җанын бирердәй дусларым, калкан сыман саклардай туганнарым, кадерләп яшәүче ирем, өзелеп торган улларым бар. Аллага мең шөкер, аларның яратуын, назын, яклавын тоеп, белеп яшим....Тик.. Әни үлгәнгә сигез ел, миннән сигез елга бер тапкыр да, берәүнең дә «Кулың туңмыймы, кулыңа бармы?» дип сораганы юк.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм: Әнине беркем дә алыштыра алмый!!!

Руфия Мифтахова,

Арбор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев