Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган

2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.

Дәүләткә кече предприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларны нинди проблемалар борчуын белү мөһим.
Икътисади халык санын алу барышында тупланган мәгълүматлар нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.
Район статистика бүлеге 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләреннән электрон рәвештә анкета тутыруларын сорый. Анкеталарны дәүләт хезмәтләре порталы, Росстат интернет-сайты (электрон санлы имза булганда), электрон документ әйләнеше операторларында тутырырга мөмкин.
Шулай ук тутырылган анкетаны кәгазьдә район статистика бүлегенә китереп яки почта аша җибәрергә дә мөмкин.
Анкеталар кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен аерым эшләнгән.
Росстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Мондый төр исәпкә алу биш елга бер тапкыр үткәрелә һәм анда катнашу мәҗбүри.
Балтач районында барысы 596 шәхси эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 203 юридик зат бар. Алар барысы да 2021 елның 1 апреленә кадәр махсус анкета тутырырга тиеш. Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган.
Анкетаны тутыру буенча сораулар туса, Балтач статистика бүлегенә 2-51-29 яки 2-49-90 телефоннаарына шалтырата аласыз.
Кече бизнесны икътисади исәпкә алу эшкуарларның проблемаларын ачыклау, шуның нигезендә Россиядә кече бизнесны үстерү өчен төрле дәүләт программалары булдыру өчен башкарыла.

 

Раушания Ганиева,
статистика бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече һәм урта эшмәкәрлек икътисад