Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Аның иҗат көче барыбызныкына караганда да куәтле иде...” Татар КВНчысы Ильяс Хәсәнов вафат

8 ноябрь көнне төнге 23 сәгать тирәсендә М-7 (Мәскәү – Уфа) трассасының 924нче километрында коточкыч фаҗига була. Казаннан Чаллыга «Фольксваген» машинасында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан кайтып баручылар авариягә эләгә.

Иномарка “КАМАЗ” артына килеп керә. Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова урында ук җан бирә. 30 яшьлек Ильяс Хәсәновның комада булуы турында хәбәр ителгән иде. Бүген Республика клиник хастаханәсеннән аның вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште (Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән ул РКБга күчерелгән булган). Машина руле артында клубның тагын бер мөхәррире Руслан Харисов булган. Ул да, тавыш режиссеры Руслан Тюпа һәм администратор Екатерина Захарова төрле тән җәрәхәтләре алган.

Татар КВНы “Әйдә, ШаяРТ” лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев “Татар-информ”га Ильяс Хәсәновны югалту ачысы белән уртаклашты.

– Без татар КВНын оештырган команда. Без КАМПИ студентлары. Мин иң зурысы, икенче буында капитан Руслан Харисов, аннан Ильяс Хәсәнов капитан булды. 

Ильяс ул безнең өчен дус кына түгел, туганыбыз кебек якын. Без өч капитан – бер гаилә, "братаннар".

КАМПИны тәмамлагач, без барыбыз бергә бизнеска кердек. TATAR PRODUCTION иҗат берләшмәсе компаниясен оештырдык. Яр Чаллының туйлар, бәйрәмнәр базарында беренче урынга чыктык. TATAR PRODUCTION абруен күтәрдек, ул бүген дә шул планканы тота. Ильяс белән бергә Чаллының шоу-бизнесын икенче дәрәҗәгә күтәрдек. Мәҗлесләрне русча да, татарча да – ике телдә алып бара идек.

Аннары 2013 елда кире КВНга кайттык. Фәридә Якубовна безнең командага татар КВН лигасын тапшырды. Татар КВН лигасының иң оста уенчыларын алып, команда төзедек. Яр Чаллының татар лигасы җыелмасы оешты, Ильяс Хәсәнов шул команданың капитаны булды. Үзе сәхнәдә уйнады, үзе язды. Иҗади лидер иде, сәнгать җитәкчесе булды. Мин шул команданың директоры буларак акча ягын кайгырта идем. Команда белән Башкортстанда чемпион, Татарстанда вице-чемпион булдык. Бер сезон Минскта булдык, беренче лигага кадәр җиттек. Югары лигага берничә адым гына калган иде, ләкин әз генә барып чыкмады, акча ягы да кыенлышты, - дип искә алып сөйләде.

Рамил Әһдиев Татар КВН лигасын яңа дәрәҗәгә күтәргәннәрен әйтте. Моңа кадәр ул “Ак Барс” яшьләр үзәгендә концерт сыман узса, быел аны “Әйдә, шаярт” дигән телевизион проект итеп ясауга ирешкәннәр. Һәр якшәмбе 16.00 дә ул ТНВ телеканалында чыга.

– Бергәләп шул TATAR PRODUCTION командасы белән тырыштык. Ильяс үз көчен, талантын күп кертте. Бик талантлы егет иде. Аның иҗаты барыбызныкына караганда да көчле иде. Мин менеджер, оештыручы, җитәкче, ә иҗади яктан Ильяс арабызда иң көчлесе иде. Ачык күңелле, яхшы күңелле кеше иде, - диде.

Рамил Әһдиев 8 ноябрь вакыйгаларын хәтереннән үткәрде. Ильяс Хәсәнов алдагы пассажир урынында утырып барган.

– Кариев театрыннан съемкадан кайтышлары иде аларның. Татар КВН ярымфиналы беткәч, мин озаттым да, өйгә кайттым. Сүз уңаеннан, Татар КВНын күтәрергә дип, мин бер ел элек Казанга күченгән идем. Кайтып, хатыным белән өйдә чәй эчеп утыра идем. Дустыбыз, шулай ук безнең командадан Артур шалтырата. “Менә яңа гына Ильяс белән сөйләшкән идек, бер мәлне “Осторожно, братан!” дип кычкырды да, килеп бәрелгән каты тавыш ишеттек” диде. “Машинада тагын кемнәр бар иде” дип сорый. Руслан, Фәридә апа, Катя, Тюпага шалтыраттым – берсе дә алмый. Шалтыратуларны дәвам иттек, берничә мизгелдән Руслан Харисов трубканы алды. Тавышы хафалы, “братан, сөйләшә алмыйм, җаем юк, авариягә эләктем, 101нче километрга барып җитмәдек” ди. Мин киенеп, машинага утырып, шунда киттем. Төнге 1 нче яртыларда шунда булганмындыр. Мин килгәндә машина янып беткән иде. Ильяс, Тюпа, Катя юк, аларны алып киткәннәр иде. Фәридә апаның үле гәүдәсе ята иде. Русланны иртәнге 7 гә кадәр полиция сораштырды, - диде.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, ул көнне трассада авариягә очраучыларның алларында “КАМАЗ” машинасы бик көтмәгәндә пәйда булган.

– Әлегә төгәл аңлашылмый. Руслан, “йөк машинасы уйламаганда, кинәт килеп чыкты” дип әйтә. “Осторожно, братан!” дип кычкыруыннан Ильяс та бу вакытта юлга караган дип фаразларга була. Алар икесе дә тәҗрибәле йөртүчеләр. Логик яктан уйлаганда, КАМАЗ басып торган, утлары сүнгән булса кирәк. Утларын кабызып барган КАМАЗны күрмәүләре мөмкин эш түгел. Ильяс кычкыруга килеп бәрелү дә секунд эчендә була бит, - дип гаҗәпсенә Рамил Әһдиев.

Без шалтыраткан вакытта, Рамил Әһдиев Ильясның гәүдәсен Республика клиник хастаханәсеннән Суд-медицина экспертиза бюросына китергәннәрен әйтте. “Менә көтеп торабыз, гәүдәсен бүген бирерләрме, юкмы”, - диде.

Безнең сөйләшү вакытында Ильясның хәләл җефете Ксения Хәсәнова да Рамил Әһдиевка шалтыратты. "Хатынының хәле авыр инде, ләкин үзен кулда тотарга тырыша", - диде. Ильяс Хәсәновның 4 яшьлек Алисә исемле кызчыгы калган.

– Татар КВНы – безгә якын проект. Бу күңел белән татар халкы, татар юморы өчен эшләгән эшебез, үзебездән кертергә теләгән өлешебез. Без моны бөек эш дип кабул иттек, һәм бу эшне дәвам иттерәчәкбез, - диде Рамил.

Ильяс Хәсәновның хезмәттәше, КВН командасының элекке администраторы Алинә Әхмәтвәлиева Ильяс Хәсәновны яхшы күңелле, җаваплы, максатына омтылучан кеше, яхшы ир, яхшы әти иде, дип бәяләде.

– Безнең өчен зур шок булды. Бик кызганыч. Яхшы дус иде. Соңгы вакытта бергә эшләмәсәк тә, аралашып тора идек. КВН – ул зур гаилә. Ярдәмләшеп яшибез.

Ильясның энергиясе ташып тора, преспективалы идея, планнары күп иде. Заманында команда капитаны булып, үзе артыннан ияртеп бара белде.

Яр Чаллыда ул Stand Up хәрәкәтен оештырды. Барысы да алда булырга тиеш иде кебек. Хатынына да авыр, Ильяс бит аның терәге, гаилә башлыгы иде. Бигрәк көтмәгәндә булды бит. Казанда КВНның туган көненнән күтәренке күңел белән кайтып килешләре булган, - диде.

Рульдә булган Руслан Харисов белән сөйләшмәдегезме соң, дип сорыйм.

– Сөйләштек, күңел халәте бик авыр, якын кешеләре һәлак булды бит. Аның уйларына кереп булмый инде, борчылуы көн кебек ачык, - диде.

Алинә Ильясны иртәгә Чаллыда җирләячәкләрен, аны әти-әнисе фатирыннан соңгы юлга озатачакларын әйтте.

Ильяс Хәсәновның коллегасы Рөстәм Кәримуллин аның белән “УНИКС”та кара-каршы чыгыш ясаган вакытларын искә алды.

– КВН уеннарында уйнап, лигаларда бергә катнаштык. 2013 ел иде бу. “УНИКС”ка алар Чаллыдан килә иде, без Казан командасы. Каршы командаларда уйнасак та, үзара дус идек.

Аннары Stand Up проектында катнаша башладык. Яңа юмористик жанр бу, анда шәхсән үзең генә катнашасың. Төрле фестивальләрдә катнашып күрешә башладык. Кемнекедер кызыграк, кемнекедер бик үк кызык килеп чыкмый. “Бу мәзәкне болайрак әйтсәң, кызыграк булыр иде төсле” дип киңәшләшә идек. “Әйдә, шаярт” КВН лигасында редакторлар буларак районнар буйлап йөрдек. Мин, мәсәлән, Саба, Теләче, Кукмара, Арча якларына, кемдер башка якларга чыгып китте. Аннары без редакторлар бөтенебез Казанда җыелып, бергә яшәп, ашап, торып, бергә редактор булып фестивальне уздырып җибәрдек. Беренче, икенче уен узды, алда финал гына көтә иде... Ничек шулай китеп чыкты... – дип көрсенеп сөйләде Рөстәм.

Чаллы командасы Казанга 3 ноябрь көнне үк килгән. Ильяс Хәсәнов 4 ноябрь көнне эштән соң кич килеп җиткән. Рөстәм Кәримуллин сүзләренә караганда, 8 ноябрь көнне съемкалар да бик җиңел узган.

– Шундый матур узды уен. Телевидение өчен төшереләсе булгач, әйбәтләп эшлисе килә иде гел. Шуңа күрә сәхнәдә начар китсә, тавыш начар язылса, туктатып яңадан яздыра идек. Бу уенда андый тукталыш бер тапкыр булды, элек кимендә 3-4 тапкыр була иде. Шулкадәр уңышлы килеп чыкты. Бөтенебез дә күтәренке кәефтә идек, - диде.

Рөстәм Кәримуллин әйтүенчә, КВНчыларның төнгә каршы беренче чыгулары гына түгел.

– Калырга урыннары булмауга кайтып китү түгел иде ул. Иртәгә эшкә, кайтырга кирәк, дип, шул уйлар белән чыгып киттеләр алар. Өйләрендә хатыннары, балалары да бар. Эшне бетерүгә өйләренә кайтасылары килә иде, - диде. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/any-i-at-k-che-barybyznykyna-karaganda-da-ku-tle-ide-tatar-kvnchysy-ilyas-kh-s-nov-vafat/

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: iliaskvn

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп квн Иляс Хәсәнов