Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның исеме смәеллеләргә яхшы таныш (+фото)

Бүген ул бәхет дип аталган олы тәхетнең иң югары, иң биек баскычында. Дөньясы, кайсы яктан гына карасаң да, түгәрәк - дәрәҗәле эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Бөтенесенә үз белеме, үз тырышлыгы, үз көче белән ирешкән гүзәл ханым ул

Авыл тормышын, аның халкын, булган проблемаларын һәм шатлык-сөенечләрен авыл җирлеге хезмәткәрләреннән дә яхшы белүче юк. Авыл җирендәге нинди генә мәсьәләгә килеп терәлсәң дә, алар өчен беренче чиратта җирлек җавап тота. Халыкча әйтсәк: "тавык та чүпләп бетермәслек" эшләр башкара алар. Чыннан да, авыл җирлекләре урындагы мең дә бер мәсьәләгә җавап бирүчеләр алар. Кеше туудан башлап, аны теркәү, язылыштыру, хәрби хезмәткә озату, авылны төзекләндерү, социаль тармакларның эшчәнлегенә күзәтчелек итү, тагын әллә ни кадәр җаваплылык. Смәел авыл җирлеге башлыгы урынбасары, адашым Гөлзидә Зәкиуллинаны гына алыйк.Ул әлеге вазыйфада инде 12 ел, төгәллеге, максатчан һәм үз эшенә җаваплы каравы белән коллективта да, авылдашлары арасында да зур хөрмәт казана. Аның өстенә уңган хуҗабикә, кадерле тормыш иптәше, сөекле әни, бик юмарт дәү әни дә ул.
– Якты дөньяларга барыбыз да яратырга, яратылырга, гаиләле булырга, тәрбияле балалар үстерергә, бәхетебезне табарга килгәнбез. Ә язмышлар барыбер төрлечә языла. Бу тормышта һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Шөкер, тормышым мул, бәхетем түгәрәк, хатын-кыз өчен моннан да олы бәхет була алмый, – ди Гөлзидә ханым.
Мәгъсүм абый белән Гөлирә апа гаиләсендә ике малайдан соң туган Гөлзидә кечкенәдән төгәллеге, булдыклыгы, җыр-моңга сәләтле булуы белән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач классташ кызлары белән авыл фермасына сыер саварга төшкән кыз, киләчәктә үзен кибетче, тәрбияче, пионервожатый итеп тә сыный. Кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, олы йөрәкле, кайгыртучан булуы аны башалардан һәрчак өстен итә. Халык белән уртак тел табып эшләүче, оештыру сәләтенә ия Гөлзидәне җирлек башлыгы урынбасары итеп билгеләүләренә дә бер дә үкенми смәеллеләр.
– Гөлзидә безнең һәр кешенең борчуын да, шатлыгын да үз күңеле аша үткәрә. Бик юмарт һәм олы йөрәкле булуы өчен авылдашлар бик хөрмәт итә үзен. Киңәш-табышка да бик җайлы кеше, – ди аның хакында авылдашы, классташы Алсу Гарифҗанова.
Авыл, аның кешеләре өчен җан атып яшәүче, үз туган авылының чын патриоты булган Гөлзидә ханым бүген кылган игелекләренең әҗерен күреп, тормыш иптәше Тәбрис белән бик бәхетле тормышта гомер кичерәләр. Уллары Риназ белән Рәнис тә әти-әниләре кебек бик тәрбияле, тырышлар. Киленнәре Эльвира да Гөлзидә ханымның үзенә ошап килгән. Балдан татлы онык Инзилә исә барысының да олы куанычы.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” дигән сүзләре нәкъ Гөлзидә Зәкиуллина хакында әйтелгән күк. Бүген ул бәхет дип аталган олы тәхетнең иң югары, иң биек баскычында. Дөньясы, кайсы яктан гына карасаң да, түгәрәк аның. Дәрәҗәле эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Бөтенесенә үз белеме, үз тырышлыгы, үз көче белән ирешкән гүзәл ханым ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев