Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның кебекләр меңгә бер генә туа

Ул җитәкче дә, табиб та түгел, әмма Ринат Сәмигуллинны районда белмәгән кеше юк.

ДОСААФ җирле оешмасында укытучы булып эшләүче машина йөртү серләренә төшендерүче Ринат әфәндене төгәл, үз эшенә таләпчән, уен-көлке яратуы, аралашучан булуы өчен хезмәттәшләре дә, укучылары да хөрмәт итә. Ул эшли башлаганнан күпме җитәкче алышынган, ничә буын укучылар белем алып чыккан, заманалар үзгәргән. Нәкъ менә янәшәдәгеләрнең хөрмәте аның озак еллар ДОСААФта эшләвенә төп сәбәп булган.
- Үземне башка өлкәдә күзалдына да китерә алмыйм. Һәр эшнең үз авырлыгы, үз куанычы. Инде 28 ел элек укыткан беренче чыгарылыш укучыларымның хәзер балалары белем ала, - ди Ринат Сәмигуллин.
Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумында белем ала, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1988 елда спорт техника клубына эшкә урнаша.
-Яшь вакыт күңелле вакытлар инде. Тәҗрибәле остазлар янәшәсендә без, яшьләр, күп нәрсәгә өйрәндек, төпле эш тәҗрибәсе тупладык,-дип искә ала ул чакларны Ринат абый.
Инде ул чорлардан күпме вакыт узган, әмма хезмәтенә карата мөнәсәбәте генә үзгәрешсез калган. Үзенең хезмәте хакында ул һәрчак яратып сөйли:
-Безгә укырга килгән һәр кешенең үз характеры. Әмма укытучының үз алымнары, шоферлыкка укучы курсантларга ныклы белем бирү минем хезмәтемнең асылы.
Ринат абый өч дистә еллык һөнәри эшчәнлегендә күпме кешене машина йөртү серләренә өйрәткән. Аның "мәктәбен" узучыларның кайсыннан гына сорасам да, Ринат абый турында яхшы фикерләр генә ишеттем. "Аның кебекләр меңгә бер генә туа"-диделәр.
Әле ул укытудан тыш, җитәкче урынбасары вазыйфасын да башкара.
Ринат Сәмигуллин эшендә генә түгел, гаиләсендә дә тырыш, булдыклы кеше. Хатыны Зөлфия белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Булат район элемтә челтәрендә эшли, кызлары Гөлшат Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныфында белем ала.
- Без әтиебез белән бик горурланабыз. Ул хезмәтен ярата, җаваплылык белән башкара, безне дә шундый булырга өйрәтә. Кайгыртучан, йомшак күңелле дә ул,-ди балалары әтиләре турында.
Ринат Сәмигуллинга әле тагын озак еллар эшендә мактаулы хезмәткәр, гаиләсендә ныклы гаилә башлыгы булып, хәләл көч белән булдырган муллыгының бәрәкәтен тоеп, якыннары хөрмәтендә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250