Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ап-ак карлар яусын эзеңә

Хатирә һәм истәлекләремне яңартып, фотоальбомны актарып утырам. Менә бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән бергә төшкән фотосурәтләр... Шуларга бәйле күпме истәлек, күпме күңелле вакыйгалар искә төшә.

Бай тарихлы Чапшар авылы һәрвакыт күркәм кешеләре белән дан тота, тырыш хезмәтләре белән үрнәк булырдай гаиләләр күп, бу гаиләләрнең күбесендә ишле бала тәрбияләнеп, һәрберсе белем алып чыкканнар. Шундыйларның берсе - Бәдигыйтдиновлар. Бу гаиләдә әти-әниләр балалар өчен иң күркәм кешеләр. Бәдигый абый белән Зәкия апа бөтен йөрәк җылыларын биреп 11 бала тәрбияләп үстерделәр: 6 малай, 5 кыз. Сүзем шул балаларның унберенчесе - Балтачта яшәүче Зөлфия Габдрахманова хакында. Ул Кариле балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшли, бакчаның кояшы, балаларны җыр-биюгә өйрәтүче, артист дисәм дә ялгышмам. Безнең бакчабызда бәйрәмнәр аеруча күңелле үтә, ул нинди генә рольләргә керми, һәрберсен чын күңелдән башкара - тамашачыны һәм балаларны шаккатыра. Киң күңелле, бик тырыш, уңган Зөлфияне балалар да бик яраталар, "безнең матур Зөлфия апабыз", диләр. Шулай булмыни, Зөлфия үз эшен бик яратып башкара. Ел саен район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә балалар белән катнашып, матур чыгышлары белән уңышка ирешәләр, мактау сүзләренә лаек булалар.

Эштә генә түгел,өендә дә мәрхәмәтле, кунакчыл, киң күңелле, уңган әни ул. Тормыш иптәше Рафис белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары бүгенге көндә икесе дә югары белем алып, эшлиләр.

Зөлфиябез чәчәкләр ярата, бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми аның, ә тәрәзә төбендәге гөлләре һәрчак шау чәчәктә утыра.

Ап-ак карлар яуганда, ап-ак карларга басып, тәрбия бирергә ашкынып бакчага барырга язсын кадерле хезмәттәшемә. Эшкә һәм тормышка ямь өстәгән безнең матур Зөлфиябезгә Ходай тагын да хәерле якты таңнар китерсен.

Рушания Шакирова,
Норма авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250