Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Апа, сезнең чәчләрегез шундый матур...»

... бүген мин чәчне тарадыммы соң ул, кайчан юдым әле мин башны? Шушы ике сорау яшен тизлеге белән мигә кадалды...

— Апа, сезнең чәчләрегез шундый матур...

Инструктаж укый башларга әзерләнеп торганда алгы партадагы кыз күзләремә карап шулай диде...

... бүген мин чәчне тарадыммы соң ул, кайчан юдым әле мин башны? Шушы ике сорау яшен тизлеге белән мигә кадалды...

- Рәхмәәәәт...

- Ә сез аны ничек укладывать итәсез?

- Берничек тә...

Әңгәмә шулай өзелде, инструктаж укыйсы бар… - Уважаемые участники экзамена. Сегодня вы сдаете экзамен по… Желаем всем удачи.

Ул кыз бала минем җавабымны ничек аңлагандыр, белмим. Бәлки эреләнү дип, бәлки яшерә дип уйлагандыр... Дәвам иттек... Сәгать 10 нан 12 гә кадәр каршымда беренче партада утырып имтихан эшләгән бу самими күңелле кызның үзенең дә чәчләре бик матур. Эшен иң беренче тапшырып чыгып китте ул... Күңел аңа ияреп чыкты... Соравына аңлатып җавап бирә алмадым бит. Бәлки моннан табып укыр дип язам...

- Мәрьям, матурым, бернишләтмим мин ул чәчләремне, юам да тарыйм, кайчакта тарамыйча йөргән көннәрем дә бар. 1996 елда бер тапкыр буяганым бар, кермәде ул буяу, әрәм генә итттек... Быел бераз агара да башладылар. Синең үзеңнең дә чәчләрең бик матур, Мәрьям... Күңелең дә матур... Кешегә комплимент әйтүне күпләр булдыра алмый...

Чәчләрем белән мактануым түгел (Аллаһ биргән), синең күңелеңә соклануым бу... Рәхмәт, Балтач кызы... Киләчәгең матур булсын, барлык хыялларың да тормышка ашсын дип теләп калам... Киләсе имтиханнарда очрашканчыга кадәр, яме... 

Мәрьямне танучылар булса, сәлам җиткерегез үзенә.

Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев