Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбор авылы шаккаттыра (фото)

Бүгенге көндә республикабызда һәм районыбызда бай тарихлы авыллар күп. Әмма алар арасында үз авылларын уӊышлары белән данлаучы, шул ук вакытта аӊа эчкерсез ярдәм итүче шәхесләре белән макталучылар күп түгелдер. Ә менә Арбор авылы андый ярдәмнеӊ нәтиҗәсен үзенеӊ көндәлек тормышында тоя.

Бары фәнни-тикшеренү инситутлары гына очына чыгарлык классик фәнни хезмәтләр язу белән бергә, татар дөньясында билгеле җырлар иҗат итүче Гарифҗан Мөхәммәтшин, озак еллар республикабызда һәм Идел буе регионнарында юллар төзүгә уӊышлы җитәкчелек иткән, бүгенге көндә Казан архитектура-төзүчеләр академиясендә фән белән шөгыльләнүче Мөхәммәт Гатиятуллин, республика торак-коммуналь оешма хезмәткәрләре арасында билгеле шәхес Роберт Зәкиев, туган авылында күмәк хуҗалык белән идарә итүче Хәмит Баязитовлар нәкъ шундый ярдәм итүчеләр.
Алар авылдашлары белән бергәләп авылныӊ тарихын барлыйлар, аныӊ бүгенгесен булдыралар, киләчәген билгелиләр. Ә моннан бер-ничә ел инде элек, Арбордан чыккан, югарыда телгә алган шәхесләр, бергәләшеп, бер фикергә киләләр: «һәр елны авылда күләмле игелекле эш башкарылырга тиеш».
Арбор авылыныӊ һәр тыкрыгына җәелгән асфальты, зират коймаларыныӊ яӊаруы, мәчет төзелүе, җәмәгать биналарын бизәп торучы коймалар, атаклы «Урбар авылы» тарихын булдырып, нәшрияттә бастыру, сугыш әфәтендә һәлак булган, анда батырларча сугышкан авылдашлары өчен монументаль һәйкәл кую, республика күләменә чыккан кышкы тауда авыл белән чана шуу, авылга башкаладан данлыклы шәхесләрне, аритистларны, иҗат әһелләрен кайтартып, алар белән укучылар, авыл кешеләрен очраштыру (монысы авырлдашлары, хәзер «Шәһри Казан» газетасында уӊышлы эшләп килүче Зөлфия Хәлиуллина эше), бергәләп үзләренә генә хас булган хыялларны торрмышка ашыру дисеӊме, болар эшләнгән эшләрнеӊ бик азы гына. Ә бит һәр нәрсә мәктәптән башланган.
Авылныӊ мәдрәсәсеннән юл алган, вакытында башлангыч, төп һәм урта мәктәп булган, бүгенге көндә 50 балалалы Арбор төп мәктәбе үзенеӊ тарихы һәм бүгенгесе белән мактала ала. Моӊарчы эшләнгән игелекле эшләр янына «өф» итеп тоткан төп урта мәктәп бинасына ремонт кергәч, арборлыларга бәхет ишелеп яуды, дип әйтергә була.
Иганәчеләр ярдәме белән мәктәпнеӊ спорт залы, химия-биология бүлмәсе алдан ремонтланып, хәзерге тәлапләргә җавап бирерлек итеп куелган, бу яктан эш җиӊеләйгән. Түбә, тәрәзәләр, җылылык системасын, электр линияләрен тулысынча алыштыруны да озаккак сузмаганнар. Төзүчеләр программа буенча каралган эшләрне башкарып чыгалар. Аныӊ алары дә үзебезнекеләр булгач, булсынга, дип эшлиләр.
Наил Сафиуллин җитәкләгән төзелеш оешмасыныӊ районда җаваплы төзү объекты бу гына түгел. Татарстан Дәуләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы төстә ачар, дип көтелгән Түнтәр авылы клубыныӊ бинасын файдалануга тапшыру аларга йөкләнгән иде һәм алар аны җиренә җиткереп башкарып чыктылар.
Яӊа уку елына Арбор мәктәбенә яӊа рух өреп, заман тәлапләренә җавап бирерлек итеп эш башкарган төзүчеләргә, аларга һәрдаим ярдәм иткән укытучылар коллективына, җирлектә урнашкан күмәк хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен 1 сентябрь - Белем көнендә укучылар, әти-әниләр зурлап җиткерерләр әле, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250