Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбор авылында яшәүче Мәгъсүмә Хәсәновага 90 яшь тулды

Аны олуг юбилее тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыгы Азат Нотфуллин, "Арбор" хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов килгән иде. Туган көне белән ихластан тәбрикләп Мәгъсүмә апага Россия Президентының Котлау хаты, истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Мәгъсүмә апа тумышы белән Арбор авылыннан. Сугыш чорында почтада, колхоз конторасында, амбарда эшли.

- Бик авыр еллар иде, тырыштык, түздек, җиңүгә өметләнеп яшәдек. Инде менә шул елларның әҗерен күреп, кадер-хөрмәттә, муллыкта гомер итәбез. Шөкер, мең шөкер тормышларга, - ди юбиляр.

Сугыштан соң Мәгъсүмә апа тормыш иптәше Фәләхетдин белән бераз акча эшләү нияте белән Свердлау якларына чыгып китәләр. Һәм ул бирегә килгәннән алып пенсиягә чыкканчы маляр булып эшли. Фәләхетдин абый сугышта алган яраларыннан бик иртә вафат була. Олыгая төшкәч Мәгъсүмә апаны Арборда төп нигездә яшәүче энесе Мөхәммәт авылга алып кайта.

- Апа, картаймыш көнендә чит җирләрдә яшәүләре бик читен булыр, туган авылга кайтык, - дип әйтә энесе.

- Ярый кайтканмын, рәхмәт энемә, бер авыр сүз, караңгы чырай күргәнем юк, кадерләп кенә яшәтәләр. Инде менә дүрт ел энемнең улы Хәмит гаиләсендә яшим. Аллага шөкер зур, матур гаилә булып, аңлашып яшибез, - ди юбиляр.

Хәмит , аның тормыш иптәше Илһамия, кызлары Әдилә белән Айзилә өчен олы киңәшче, зур терәк булган Мәгъсүмә Хәсәнованың бәхетле картлыкта, кадер-хөрмәттә яшәвенә без дә чиксез сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250