Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбор фермеры Руслан Нәҗипов Мельничная авылында суган үстерә

Әтисе Рәис белән бергәләшеп башлаган хезмәтләренең нәтиҗәсе ярдәмендә алар Грант та отканнар һәм шул акчалар хыялларны тормышка ашырырга этәргеч биргән. Мельничная авылындагы буш торган бинаны сатып алып, сентябрь аенда ремонт эшләрен төгәлләп, төп эшкә керешәләр.

5 декабрьдә беренче партия уңышларын җыеп алганнар һәм аны «Нур» супермаркеты хуҗасы белән килешү нигезендә кибеткә сатарга куйганнар. Киләчәктә «Казан» агросәнәгать паркында да Балтач суганнары сатуга чыгачак.
Руслан гидропоника системасы ярдәмендә суган үстерү эшенә моннан дүрт ел элек алына, бу эшенең башлангычы турында ул бик мавыгып сөйләде:
- Белемем буенча мин менеджер. Яшелчәләр үстерү эшен мәктәп елларыннан ук зур кызыксыну белән башкара идем. Бакчадагы теплицабызда да ике хуҗа, берсе - әни, икенчесе - мин. Ул бер почмагына, мин икенчесенә утыртам яшелчәләрне. Шушы эш белән бик мавыгуым аркасында мин фермер булып киткәнмендәдер инде. Безнең якларда гидропоникада әйбер үстереп буламы икән дип бик кызыксына идем, йөри, белешә, өйрәнә торгач, үзем дә үстереп карадым һәм соравыма җавап таптым.
Җирдә суган үстерүнең ел саен файдасы булмаска да мөмкин, чөнки аны ел да берүк җирдә үстереп булмый, аннан елы нинди килүгә дә карый. Кыяк үстерү өчен генә дә суган җирдә 1 ай үсә, ә монда оптималь бер температураны тота алсаң, 15 көн эчендә уңышын да җыеп ала аласың. Ләкин монда да эшнең һәрбер нечкәлеген онытмаска, хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Бина эчендәге температура 18 градустан төшсә, суган үсми башлый, безнең мич 21-25 градуска көйләнеп куелган. Кыяк буйга үссен өчен, көнгә бер тапкыр компрессор ярдәмендә углекислый газ жибәрәбез, фотосинтез процессы шуның белән тизләнә. Төнгә 21 градуска калдырабыз. Уңыш алыр алдыннан яктылыкның спектрын үзгәртәбез, кыяк куе яшел төскә керә.

Гидропоника - су ярдәмендә эшләү дигәнне аңлата, ягъни үсемлекләрнең тамырлары суда утыра, анда бернинди кушылмалар да салынмый, шуның ярдәмендә экологик яктан чиста продукция үстереп алына.

Пенза, Липецк якларында булып, ул иң беренче чиратта әлеге җайланма белән таныша, танышып кына калмый, 1 ай практика да үтә, чөнки Татарстанда «Майский» ширкәтеннән башка җирдә гидропоникада әйбер үстерелми, бу ширкәттә дә аның бер яруслысы гына кулланыла икән, ә Руслан берничә яруслыда эшләү серләренә төшенергә тели. Сораша, кызыксына, белешә торгач, җайланманы эшләп бирүчеләрне дә таба, алар воронежлылар булып чыга. Ә суганнарны махсус химикатларсыз үстерүче В.И. Апаков крестьян-фермер хуҗалыгыннан алып кайталар. Руслан кыяк өчен «выборка» дигәннәрен сатып ала.

Әлеге эштә Русланга ярдәм итүче кеше бар, ул аның сыйныфташы Айдар Әскаров. Егетләр икесе бергә сортына карап башта суганнарны аралыйлар, аннан 35 градуска кадәр җылытылган суда уяталар һәм модуль дип аталучы караңгы почмакта 2-3 көн тоталар да, стеллажларга штуклап утыртып чыгалар.

Киләчәктә Руслан укроп, петрушка, базилик үстерә башлауны да максат итеп куя.
Фотоларны тулы куләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250