Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Арбор" жәмгыятендәге кебек өлкәннәре зурлау башка җирдә юктыр мөгаен

1 нче октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Ләкин районыбызның барлык авылларында да "Арбор" жәмгыятендәге кебек өлкәннәребезнең барысын да шулай зурлыйлармы икән?

Бу көнне җәмгыятьтә пенсионер кайсы тармакта эшләмәсен: укытучымы ул, почта хезмәткәреме, медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканмы, барысына да бүләк өләшәләр. Минем әни 26 ел мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты. Бу көнне аңа бүләкне зурлап "Арбор" җәмгыяте тапшыра. Рәхмәт аларга!!! Читтән кайткан, колхозда эшләмәгән өлкәннәрне дә онытмыйлар бу көнне Арборда.
Бу җәмгыятьнең матур эшләренә таң калырлык! Һәр Корбан гаетендә зур итеп корбан чалып, Өлкәннәр көнендә корбан ашы үткәрәләр. Корбан итен мөмкинчелеге чикләнгән авылдашларына өләшәләр. Хуҗалыгында сыер асраучыларга 12 рулон салам, һәр пенсионерга 2 ц. ашлык, 2 рулон печән өләшәләр.
Яхшылыкларыгыз, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, Хәмит Сәетович!!! Сәламәт булып, озак еллар авылдашларыгызны, пенсионерларны сөендереп, шундый үрнәк житәкче булып калыгыз!!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250