Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арборда Әфган Героеныӊ әнисе вафат булган

Кичә Арбор халкы Әфганстанда батырларча һәлак булган, үлгәннән соӊ Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Арбор егете Гыйльванов Тәлгатьнеӊ әнисе Гөлҗиһан апаны соӊгы юлга озатты

Тормыш юлында авырлыкларга бирешми, җан ачысын, йөрәгенеӊ парә-парә килүен тирә-юньгә белгертми, эчтән генә сызып яшәсә дә, кешеләр алдында һәрвакыт ачык күӊелле булып кала белүче солдат анасы Арбор авылында ике улы карамагында яшәде. Ире Гозәер вафат булганнан соӊ, 6 баланы аякка бастырган ана беркайчан да зарлануны белмәде. 1981 елныӊ салкын декабрь көнендә үзенеӊ лачындай улы Тәлгатенеӊ цинклы табутта кайткан гәүдәсен җиргә иӊдергәндә дә түзде ул, калган балалары өчен, дип яшәде. 89 яшьлек ана килгән авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрде, күпләргә үрнәк булды. Хәрби комиссариат, авыл, хужалык җитәкчелегенеӊ, Әфган сугышында катнашучыларныӊ, авыл халкыныӊ бердәм булып соӊгы юлга озатырга килүе аӊа булган олы ихтирамны чагылдыра иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев