Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арборлылар ел да игелекле чарадан баш тартмый, һәлак булучыларны хөрмәтли

Иң элек авыл яшьләре инициативасы белән һәлак булучыларның каберләренә зур хөрмәт белән веноклар куелды, ә аннан соң инде мәктәп спорт залында биш команда арасында ярышлар башланып китте.

24 февраль көнне Арбор авылында хәрби хезмәт башкарганда һәлак булган авылдашлар истәлегенә волейбол ярышлары булып узган. Иң элек авыл яшьләре инициативасы белән һәлак булучыларның каберләренә зур хөрмәт белән веноклар куелды, ә аннан соң инде мәктәп спорт залында биш команда арасында ярышлар башланып китте. Берничә ел дәвамында үткәрелүче әлеге волейбол ярышларын үткәрүдә иганәчелек ярдәмен “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов күрсәтә, ә инде оештыру тулысынча мәктәп коллективы өстендә. Шундый изге эшләрдә актив катнашучы һәркемгә олуг рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

Кискен ярышта беренче урынны укытучылар командасы алды, икенчедә студентлар, ә Казанга йөреп эшләүчеләр командасы өченче урында. Ватанны саклаучылар бәйрәмендә оештырылучы әлеге күркәм гадәт һәлак булучыларның рухына дога булып барып ирешсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арбор авылы