Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армия бу егетләрдән Чын Кеше ясаячак

Район хәрби комиссариатында хәрби чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Армиягә барырга яраклы дип табылган егетләрне комиссия әгъзалары куанып кабул итә, чөнки егет кешенең Ватан алдындагы бурычы - армиягә бару, әти-әнисенең, якыннарының иминлеген саклау. Шуңа да комиссия рәисе батыр йөрәкле егетләрнең тормыш хәлләре белән кызыксына, барысына да диярлек әти-әниең беләме, ничек кабул иттеләр дигән сорауны бирә. Егетләрнең илне сакларга мин һәрчак әзер дигән сүзе йөзләрне балкытып җибәрә, күңелдә яшь буынга карата ышаныч уята. Арада югары белемнәрен төгәлләмәүчеләр, башка уку йортларын төгәлләп, югары уку йортына керергә теләк белдерүчеләр дә бар, аларга да комиссия үз киңәшен бирде, каршылыклар туганда кабат үзләренә мөрәҗәгать итәргә кушты. Егетләрнең һәр соравы, тәкъдиме исәпкә алынды биредә. Комиссия әгъзалары булачак солдатларга гуманлы карашта булгач, җылы мөнәсәбәттә сөйләшкәч, егетләр дә югалып калмый, үз фикерләрен белдерә, шаярулар да булгалап куя. Ләкин арада "не годен" дигәннәре дә бар, күбесенең күзе начар күрә, аю табанлылык, тәннәренә төрле тимгелләр чыгу чиреннән тилмерә...

Күзне исә мәктәптә яктылыкның тиешенчә булмавыннан, дөрес итеп утырмаудан икәнлеген инкарь итми табибә Сәвия Ильясова. Тимераякта шуып үссәң дә була икән ул. Компьютер, планшет, кәрәзле тефоннарда казынып утыру да күзнең начарлануына йогынты ясый, монысы бәхәссез.

Бүген бу егетләрнең кыюлыклары әллә ни күренмәгән икән, армия алардан чын кеше ясаячак. Моны мин фәкыйрегез түгел, хәрби хезмәтне лаеклы рәвештә үтеп кайткан ир-егетләр әйтә. Комиисиядәгеләр "годен"нарга исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләп, "не годен"нарга сәламәтлекләрен кайгыртырга өндәп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250