Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиядә кунакта. Кемнәр?

Кече Лызи авылыннан Лариса Михайлова армиядә хезмәт итүче улының хәлен белде.

Киров өлкәсенең Оричевский районы Мирный бистәсендә урнашкан районыбыз шефлыгындагы хәрби бүлектә бүгенге көндә 24 солдат хезмәт итә. Әлеге бүлеккә барып, райондаш егетләрнең хезмәте белән танышу матур гадәткә керде. Ел саен диярлек районыбыздан хәрби комиссар җитәкчелегендәге делегация солдатлар белән очраша.

– Солдатлар янына хәрби бүлеккә барып йөрү хәрби комиссарларга мәҗбүр ителми. Әмма мин бар да яхшы буласына ышандырып улларын армия сафларына озатам икән, алар исән-сау әйләнеп кайтканчы ата-аналары алдында үземне җаваплы итеп тоям һәм аларның хәлләрен белешеп торуны үземнең бурычым дип саныйм. Хәрби бүлек белән даими элемтәгә кереп, егетләребезнең хәлләрен белеп торабыз, – ди Васил Вәлиев.

Көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләр белән очрашуга хәрби комиссар белән берлектә район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов та барды. Шулай ук делегация составында уллары биредә хезмәт итүче әти-әниләр  дә бар иде. Кече Лызи авылыннан Лариса Михайлованың улы Никита да әлеге бүлектә хезмәт итә.

 - Улларыбыз белән күрешү мизгелләрен дулкынланып көттек. Очрашкач, биредәге тәртип һәм мохит белән танышкач тынычланып калдык. Хәрби бүлек командиры безне хезмәт итү шартлары белән таныштырды. Биредәге тормыш бер мизгелгә ял йортындагыга ошап калды, чөнки биредә хезмәттән тыш, ял итү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Телисең икән футбол уйна, чаңгыда йөр, тренажерда шөгыльлән. Туклану мәсьәләсе дә яхшы, сайлау мөмкинлеге бар, менюда һәрвакыт ит һәм балык ризыклары бар. Чәй бүлмәсе эшләп тора. Казармаларда тәртип, урыннар шул кадәр матур һәм пөхтә итеп җыештырылган. Ә бит яшерен-батырын түгел, күп егетләр бу эшне туган йортларында бөтенләй башкармый. Кер юар өчен автомат машиналар да бар, кыскасы, тормыш итәр өчен барлык шартлар да тудырылган, – ди Лариса.

Командирлар тарафыннан егетләребезнең тырыш, хезмәт сөючән, бер-берләре белән дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел булулары хакында җылы сүзләр ишетүе делегация составындагыларда зур горурлык хисе тудырды. Егетләр белән саубуллашкан чакта хәрби комиссар:

- Безнең район егетләре хакында моңарчы бары мактау сүләре генә ишетелде. Менә сезнең хакта да бары уңай фикерләр генә ишеттек. Әлеге мактаулы исемгә тап төшерми, хезмәт итегез, – диде.

P.S.  Егетләребез хезмәт итә торган әлеге хәрби бүлек Рәсәйдә иң яхшылардан санала, аларга иң мөһим чараларны саклауны ышынып тапшыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия