Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әрнеп яшәүләремне искә төшерсәң... Өй түбәсен яптырганда, уйдан, бетләдем», ди райондашыбыз

Хәмидә апаның оныгы – нәкъ үзе! Чая инде, ут, әбисе кебек матур җырлый, күбәләктәй җиңел бии!

«Хәмидә, сине дә уздыра!» — диюләренә күңеле сөенә. Кечкенәдән ул да моңланып, җырлап үскән бала бит. Бүген сәхнәләргә менеп җырлавы, спектакльләрдә уйнавы да — яшьлегеннән озата килүче сагышларына бер дәва. 

Авылның йөрәге!  Түнтәр авылында гомер итүче Хәмидә апа Салихҗанованың толлык дәрәҗәсе инде дүртенче дистәне вакларга керешкән. Күптән беләм үзен. Кунакчыллыгына, тормышны яратуына сокланам. 

8 март көнне Хәмидә апаның авыл сәхнәсендә куелган Н. Гаетбаевның «Авылга кызлар килде» спектаклендә уйнаячагын белгәч, үзенә әйтми генә, дулаган кара бураннарны ерып, карарга кайттым, әлбәттә. 68 яшенә дә күңелендә яшьлек дәрте сүнмәвенә сөендем. Мәрхүм ире Габдулла абый аны Арбор авылыннан юкка гына урлап кайтмаган икән — үзеннән соң да Түнтәр авылының йөрәге булып яшәсен дигән!

— Габдулласыз кичкән 32 ел гомерем дә күз ачып йомган кебек кенә. Авырлыкларны күп күрдем, берсен дә урамга чыгып селкемәдем, йөрәгемә тыным белән яшердем, — ди Хәмидә апа. — Әти сугыштан бер аягын өздереп кайтса да, тормышны үзе сөйрәде. Без биш бала үстек: абый, мин, ике сеңел, энем. Әле бер көнне дә искә төшереп еладым, әни Чепьяга йөреп эшләде, идарәдә сәркәтип иде, Арбордан 6 чакрым, көненә 12 чакрым юл үтә. Арып та кайткандыр, эшкә өйрәтергә вакыты да юк иде. Әти мине ипи басарга, токмач җәяргә, нәзек кенә итеп кисәргә өйрәтте! Ашарга кирәк бит, гаиләне туендырасы! Әнине көтеп утырсаң...

Әти әле миңа ертык киемне ничек ямарга икәнлеген дә күрсәтеп бирде. Сугыш вакытында әни белән Финляндиядә яшәгәннәр, әти бер аяклы, башка хезмәткә ярамагач, хәрбиләргә күн итекләр теккән, аяк киемнәре төзәткән. Әтине 18 яшендә сугышка алганнар, берничә айдан яраланган да. «Ике көн кар өстендә яттым», — дип сөйләгәне хәтердә. Әле ничек исән калган, диген. Иртәрәк тапсалар, аягын да бот төбеннән 10 сантиметр гына калдырып кисмәсләр дә иде бит, күрәчәк. 

Хәмидә апага тормышның ялына дүрт куллап ябышу сәләте кайдан килгән дигән сорауга да җавап шушы. Балачактан үк яшәр өчен җан талашкан бала ул. Өстәлгә буе да җитмәстән, урындыкка басып ипи салган, токмач басып җәйгән, әтисе күреп мактасын өчен аны тирләп-пешеп нәзек кенә кискән кыз, гәрчә тормышның олы сынаулары каршы аласын белмәсә дә, әзерлекле үскән. 

«Мин сине берәүгә дә бирмим»

Ул заманда сигезенчедән соң уку мәҗбүри түгел. Теләгән кеше Арбордан Чепья авылы мәктәбенә йөреп унынчыга кадәр укый, теләмәгәне я читкә китә, я эшкә кала. 

— Мәктәптә укып йөргән дә үк Габдулланы күргәнем бар иде. Арбор егетләре белән Чепья мәктәбендә бергә укыганда әтинең бертуган апасы малае белән дуслашкан, бәйрәмнәрдә гел туганнарга кайтып йөрде. Әле туган апаның улын да яз көне бергәләп хәрби хезмәткә озаттык. Габдулла үзе дә шул елның көзендә хәрби хезмәткә китте, — ди Хәмидә апа. 

Фермаларда күңелле еллар: гармун тавышы, җыр-моң тынмый, яшьләр. Хәмидә апаны да шушы мохит үзенә суырып ала — кияүгә чыкканчы ун ел сыер сава. Район советы депутаты итеп сайлана, шифаханәгә юлламалар, мактаулы күкрәк билгеләре тапшырыла. Эштән башканы белмәгән кызның тормышы бер төндә кинәт кенә үзгәрә дә куя. 

— Габдулла хәрби хезмәттән кайткач та туганнарыбызга гел килеп йөрде. Берзаман туганым өйләнде. Габдулла баянчы. Әти белән әни дә шунда, туйга да мин кичке савымнан кайткач кына бардым, — ди әңгәмәдәшем. 

Безнең җырчы кыз килде, дип каршылыйлар аны мәҗлестәгеләр. Түр башындагы баянчы нинди генә көй башламасын, ишек катында Хәмидә апа күтәреп ала. Тәнәфескә чыккач кызның исемен, кемлеген сораша да, кергәндә юри ул да ишек төбендә утырып кала. Урыны җырчы янында, янәсе. Мәҗлестәгеләр, егет хәйләсен аңлап, ах итәләр дә соң. 

— Икенче тәнәфескә чыккач: «Хәмидә, мин сине берәүгә дә бирмим!» — диде. Йөргән егетем дә бар иде. Ноябрь ае бу, ә июньдә Сабантуеның икенче көнендә урлап та китте. Шәмәрдәннән кайтып барганда сугылган. Төн үзәгендә тәрәзә чиерткән егет янына чыгасы да түгел бит. «Мин монда кадәр килеп тә, син чыкмыйсыңмени?» — дигән сүзен аяк астына салмадым. Өстемдә халат, ишек төбендәге галошларны кабалап кына кидем. Анда да берсе әтинеке эләккән. Сөйрәп чыгып киттем. Капкадан атладым гына, ике иптәше эләктереп тә алды. Машинада биш егет, эскерт төяп кайтырга килгәннәр мени?!. — ди Хәмидә апа.

Ә егетләр шактый кызган, кызның елавына да игътибар итмиләр. Бакча башына кайтып туктауга арада икесе килен төшәсен әйтергә, кисәтергә йөгерә. Тегеләр дә әзерлексез, белмиләр. Өй тулы кунакларны уятып, самавар куеп җибәргән арада яшьләр кайтып та керәләр. 

— «Урамда үскән бала түгел бит ул! Ник алай сарык бәрәне сыман урлап киттең?» — дип бик орышты минекеләр. Габдулла хәрби хезмәттә 4 егет белән бергә Төньяк Амурда бик каты нурланышка эләккән. Госпитальдә операция ясаганнар. Мин боларны аңа кияүгә чыкканчы белмәдем дә. Үзе дә сөйләмәде. Авылда аның яратып йөргән кызы да булган. Имгәнеп, чирләп кайтканын белгәч: «Миңа тормыш итәргә сау ир кирәк, чирле белән нишлим?» — дип Габдулланы ташлаган.

Саусыз, икенче төркем инвалид иде ул. Авыр хезмәткә көче дә шул кадәр генә иде. Авылда кино куючы булып эшләде. Үпкәсенең өчтән ике өлеше киселгән, өстәвенә 6 кабыргасы да алынган. Анысын Габдулла үлгәч, белешмәләрен укып кына белдем. Үзе берсен дә сөйләмәде, — ди ул.

— Болытлы, яңгырлы көннәрдә үз-үзен җыя алмады, бичара. Яз, көз икешәр ай хастаханәдә ята иде. Бөтен гәүдәсе җөйле, ярганнар да теккәннәр... Хастаханәдә үлде ул, җан биргән киемнәрен алырга баргач, ренгентта эшләүче: «Габдулла, белешмәләрең хәлфә китабыннан да калынрак, авыруыңа беренче төркем инвалидлык тиеш, акчасын булса да ишлерәк алыр идең, ник артыннан йөрмисең?» — дип гел әйттем, тыңламады" — дип сөйләде. Язганы шулдыр...

«Тиңең булмаганга кимсенәсең»

Ирен бервакытта да, саусыз дип, кимсетми, киресенчә, ир хакын хаклап 10 ел гомер итә Хәмидә апа.

— Кайнатам хәрби коммиссариат юлын таптый торгач, йорт салырга кузгалдык. Без башка чыккан идек — кайнанамның үзе генә яшәүче туганы — Бибинур әбине тәрбияләргә мендек. 3 елдан ул үлеп китте, йорт-җире безгә калды. Ул нигезне дә бетермәдек әле, исән! Бер ишегалдында — ике йорт. Искесен җәйләрен җыештырып чыгарам да мичендә ипи, кабартма пешерәм. Кечкенә булса да кеше өзелмәде бездән, сыйдык. Итек кимәсәң идәннәренә басарлык түгел, тәрәзә төпләре төшкән, салкын керә иде, Габдулладан соң да 7 ел тордык әле без анда, — ди Хәмидә апа.

Хәрби комиссариат күмәк хуҗалыкка акча күчерергә, тегеләре йорт салып бирергә килешәләр. Хәмидә апаның бәхетсезлегенә, килешүне хуплаган күмәк хуҗалык рәисе үлеп китә. Ә аның урынына килгәне, мин белмим, берни килеп сорамагыз, дип сүзне өзә. Мең авырлык белән йорт җиткерергә керешкән ханым дөреслек эзләп, озак бәргәләнә. «Күмәк хуҗалык белән хәрби комиссариат берләшеп, 4 метрлы иске өйдә ике баласы белән яшәүче сыер савучы хатынга бер ел эчендә йорт җиткерергә!» — дигән боерык кайтып ирешкәч тә төзелеш эшләре 5 елга сузыла әле. Кирпечләр кайтарыла, ташлар китерелә, нигезе түшәлә, диварлары өелә, түбәсе ябыла да, эш туктап кала. 

— Яңа хуҗа, үзең салып бетер, диде. Матчалык сорап, күрше авылныкына киттем. Үзебездә сыер савам, чит авылда мин кем инде? «Бушка бирә алмыйм сеңлем, түләргә туры килер», — дигәч, куанычымнан елап җибәрдем. Аңа кадәр әле туган авылымдагы күмәк хуҗалыкка да кайтып тезләндем. Нинди хәлдә калганымны беләләр бит. «Бездә 10 ел эшләсәң дә кияүгә киткән кызлар артыннан мал таратмыйбыз!» — диде. Миңа сатып бирергә кызганган 3 бүрәнәсең барыбер рәхәтен күрергә җитешмәде ул, берничә айдан үзе дә үлеп китте. Каргамадым, тик бик рәнҗегән идем.. Менә шундый чакта тиңең булмаганга кимсенәсең икән. Ирле кешегә сүзне дә белеп кенә әйтәләр, сеңлем, — ди Хәмидә апа.

«Бетләдем, ышанасызмы?»

Тол калганда Хәмидә апага 36 яшь, олы улы Илнур — 4 нче, төпчеге Илшат исә 1 сыйныфка укырга керә. 

— 3 көн өйдә авырып ятты ул. Печәнгә төшкән чак. Хастаханәгә бар әле, хәлең җиңеләймәсме, дидем. «Бу матур җәйләрдә минем дә шыксыз хастахангәгә барып ятасым килми, каз бәбкәләрен саклыйм, өйдәгесенә күз-колак, эшкә ярыйм ич әле, барыбер», — диде.

Киченнән ашамады да, төнен дә борчылды, йоклый алмады. Иртән фермадан кайтып кердем, Илнурның куанычы эченә сыймый! Әтисе моңа үз сәгатен таккан икән. Габдулла, хастаханәгә үзем илтеп куям, дидем. «Юк, Хәмидә, бар син печәнеңә. Сөт машинасына үзем утырып китәм», — диде. Тормыш бит, һәр эшне үз вакытында эшлисе. «Берәрегез менеп төшәрсез әле, Габдулла бүгенге төнне бик авыр чыкты», — дип кайнаналарга әйтеп чыйтым. Минем арттан ук кайнатам килгән, сөт машинасына утыртып, озатып җибәргән.

Төштән соң сөт машинасы кырга килде. Күрүгә йөгереп бардым. «Хәле бик авыр иде. Егылырмын, барып җитә алмам, ишек төбенә кадәр керт әле, дигәч, табибның кулына тапшырып киттем», — диде. Көчкә ятагына кереп егылган, мескенкәем. Табиблар да булмаганнар ул көнне. Бераздан су сорап эчкән. Шуннан биш минут та тормаган, гырлап җан биргән. Башта әле аны йоклый дип уйлаганнар, — ди Хәмидә апа.

Тол калгач, тормыш тарту авырлыгына әче сүзләр ишетү ише әрнүләр дә өстәлә. Ике мәртәбә ялынып, кеше иренә тегермән тарттырганы өчен: «Эшләтә дә эчертеп ята...» — дигән сүз тарала. Урамга чыгып ялынмаска шул чакта сүз бирә.

— Әрнеп яшәүләремне искә төшерсәң, сеңлем... Өй түбәсен яптырганда, уйдан, бетләдем, ышанасызмы? Көлтә кебек иде чәчем, аптырагач, кистердем. Ул көннәр үтте инде. Балаларымның тормышлары мең шөкер! Илнурым гаиләсе белән Норма авылында яшиләр. Гөлназ килен белән 3 бала үстерәләр. Ялан җиргә казык кагып, йорт җиткерделәр. Илшатым төп нигездә, тракторчы! Гел елмаеп торучан. Лилия киленем балалар бакчасында эшли, ике бала сөяләр. Балаларым миңа терәк! — ди ул. 

Гөлнур Шәрәфиева

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев