Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ашыгырга кирәкми, гаризалар 31 декабрьгә кадәр кабул ителә»

1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрнең күләме яңадан исәпләнә башлаячак дигән хәбәр таралды. Шушы хәбәргә ачыклык кертү өчен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Алсу Фаризовна, 1 апрельдән буласы үзгәрешләр хакында аңлатып үтсәгезче.
– Аз керемле гаиләләр өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие 2020 елның июнь аенда түләнә башланган иде. 2021 елның 10 мартында Россия Федерациясе Президентының «Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы 199 номерлы Указына (20.03.2020) үзгәрешләр кертелде. 1 апрельдән әлеге датага кадәр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнгән гражданнар аның күләмен яңадан исәпләү өчен гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.
– Гаризалар кайчанга кадәр кабул ителә?
– Гражданнар айлык түләү күләмен яңадан исәпләү турында гаризаны 2021 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр тапшыра ала. Айлык түләү күләмен яңадан исәпләү 2021 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башлый, балага бу вакытта 3 яшь тулган булырга тиеш.
Алсу Фаризовна, алдагы елдан аермалы буларак, пособие исәпләүдә үзгәрешләр бармы?
– Үзгәрешләр бар. Бер кешегә уртача керем исәпләгәндә, институтта көндезге бүлектә укысалар, 23 яшькә кадәрге өлкән балаларны исәпкә алачаклар. Пособиене хәзер опекада булган балалар өчен дә алып булачак. Баштарак пособиене эш урыны булмаган, әмма социаль яклау бүлеге аша пособие алган гражданнар да алды, хәзер исә гаиләдәге өлкән бер кешенең түбәндә саналган керемнәрнең берсе булуы мәҗбүри – хезмәт кереме, пенсия, стипендия яки эшмәкәрлектән керем (үзмәшгульлек керемен кертеп).
– Гаризаларны кайдан һәм ничек биреп булачак?
– Гаризаларны бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яисә Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон төстә тапшырырга була. Гаризаларны шулай ук күпфункцияле үзәк аша да тапшыру мөмкин. Райондашларыбыз игътибарына шуны ирештерәсем килә: озын чиратлар хасил итмәс өчен гаризаларны ашыгып бирү кирәкми. Гариза биргән көннән 30 көн эчендә карала. Кабат исегезгә төшереп үтәм: 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнгән гражданнар аның күләмен яңадан исәпләү өчен гаризаларны 1 апрельдән 31 декабрьгә кадәр тапшыра ала.
 

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев