Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашыкма әле, гомер...

Аллаһы Тәгаләгә мең-мең шөкер итеп үстергән балаларыбызның кадер-хөрмәтендә сөенеп, үзебез өчен яши генә башладык бит әле...

Нинди сөенеч: кечкенә генә авылымда хәзер никадәр кеше Коръәнне гарәп хәрефләре белән укый. Күптән түгел, җыелып, Болгарга сәяхәт кылдык. Анда барырга җыенуыбызны белүгә, Рифкать Хафизов белән Азат Ганиев акчаларын өйгә үк китереп бирделәр. Куаныч бит: экскурсовод белән йөрү насыйп булды, һәр баручыга сәяхәт истәлеге итеп бүләкләр алынды, Ак мәчеткә сәдакалар салдык, кафе-ресторанда матур итеп утырып, тукланып чыктык. Сәфәребез искиткеч булды. Экскурсовод Люция сөйләгәннәрдән үзебезгә күпме кирәкле мәгълүмат алып кайттык. Болгар... Зур су буе... Ләкин сусыз җирлектә үскән, шушында яшьлек елларын уздырып, инде картлык чорына килеп кергән әбиләр өчен зур сулар сәеррәк, шомлырак кебек тоелды. Үзебезнең якларга җитәмени соң, диештек. Челтерәп ага торган кечкенә инешләребез күңелгә шулкадәр якын. Тау башларын тутырып үскән имән-юкәләр, миләш-баланнар, тау итәгендә тирбәлеп үскән артышлар – алар безнеке. Авылым табигатенең матур бизәге – тауда үскән чикләвек куаклары. Әйе-әйе, без быел тагын үзебезнең «Чикләвек тавы»на җыелдык. Ел да киләбез монда, ләкин ел саен яңа кичерешләр, яңа куанычлар. Сөенеп туя торган түгел – көн шундый матур, өздереп  кошлар сайрый, сулап туя алмый торган саф һава. Шушы нигъмәткә ничек шөкер итмисең дә Аллаһка мең-мең рәхмәтләр әйтмисең, ди.

Авылыбызда безнең шикелле әби-бабайлар белән яшәүче яшьләр күп. Гомумән, яшьләребез бик актив, сүз тыңлаучан һәм безне, өлкәннәрне, бик хөрмәт итәләр. Бу көнне «Чикләвек тавы»на агылган машиналарны карап тору да күңелдә горурлык уятты. Руль артында безнең якыннарыбыз, ул-кызларыбыз – Ралия, Дамир, Васил, Раушан, Илнур, Ленура, Фердинант, Марзия. Нәзир белән Җәмил дә алардан калышмадылар – алып килделәр, алып кайттылар. Бик зур рәхмәт барысына да.

Бу оештыру эшләре белән мин инде күп еллар шөгыльләнәм. Шушы язмамнан файдаланып, бергә тора торган төпчек улым Дамирга, киленем Илсөяргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар мине хөрмәтләп, шушы эшләрдә һәрвакыт ярдәм итәләр. Бу юлы да улым Дамир кирәк кадәрле утын, су, уха пешерү өчен казанны илтеп, учакларны яккач кына кайтып китте.

Әбиләребез дә актив – Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү турында бик тә мәгънәле вәгазь тыңлаганнан соң уха, шашлык, коймаклар пешереп, мең шөкерләр әйтеп, дүрт самовар (!) чәй эчтек. Алай гынамы?! Сәгать уннар тирәсендә, Госман белән Резеданың уллары Раушан, барыбызны шаккатырып, туңдырма алып килеп сыйлады. Әй, балаларча куандык инде.

Авылымда, Аллаһка шөкер, иманлы яшьләр күп. Кайбер чараларны оештырган вакытта ярдәм итсәләр дә, дога кылганда кешеләргә үз исемнәрен әйтмәскә кушалар. «Мин ниятләдем, Аллаһ ризалыгы өчен булсын, бу яшерен сәдака», – диләр. Бу шулай ук зур куаныч, чөнки алар бу эшне тәкәбберләнмичә, Аллаһ ризалыгы өчен эшлиләр. Авылыбызда кибете булган Гөлфия апа Нәсыйхова да һәрвакыт ярдәм итеп тора.

Мин һәркемгә без, Пүскән әбиләре-апалары кичергән матур хисләрне кичерергә язсын иде дип телим. Әлхәмдүлилләһ, аякларыбыз йөри, акылыбыз камил, безнең янда безне хөрмәт иткән, яраткан якыннарыбыз. Шушы бәхетне күрә белик, Аллаһка күп тапкырлар рәхмәтле булыйк. Кечкенә генә булса да, авылым матур-изге гамәлләре белән, дөнья вә ахирәт өчен җан атып яши. Киләчәктә дә шулай яшәргә насыйп ит дип Аллаһка ялварып дога кылабыз.

Халисә Гыйльмуллина,

Пүскән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК бердэм инде Пускэн халык,собханаллах.Хэерле эшлэрегез дэвамлы булсын,рэхэт яшэгез!!!Сезгэ сокланам!!!