Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асия һәм Радик Закировлар “Чын күңелдән” хәйрия акциясе үткәрде

Бүген район мәдәният үзәгендә районыбызның киң күңелле эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар оештырган "Чын күңелдән" дип исемләнгән хәйрия чарасы булды.

Мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен үткәрелүче әлеге чарага елның-елында 100дән артык бала чакырыла. Зур бәйрәм итеп көтеп алган әлеге чарада кызларны һәм малайларны, шулай ук аларның әти-әниләрен мул табыннар белән каршы алалар. Өстәлдәге сый-хөрмәт тә шәхси эшмәкәрләрнең үзләре җитештергән ризыклар иде. Тамак ялгап алганнан соң балаларга төрледән-төрле уеннар, конкурслар тәкъдим ителде. Хәтта табышмаклар чишеп тә бүләкләр оттылар алар. Ә ул арада Радик абыйлары туңдырма өләшеп, йөзләренә бәхетле елмаю сипкәндәй булды. Әти-әниләр дә оештыручыларның игътибарыннан читтә калмады, алар да кызыклы уеннарда катнашып, көндәлек мәшәкатьләрен онытып тора алдылар. Авыру балаларның күңелләрен күреп, аларга һәрчак якын кала белгән Закировлар гаиләсе әлеге бәйрәмдә тагын нинди сюрпризлар әзерләгәнне тулырак газетадан укырсыз. Ә хәзергә фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250