Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ат елы хикмәтләре (уены-чыны бергә)

Күңелебезгә әнием һәм әбиләремнән иман нуры - догалар сеңдерелсә дә, ел исемнәрен әлләни белеп үсмәдем. Фәкать үземнең туган елымны, җәй башында (7 июнь) ураза тоткан Рамазан аенда шимбә көнне тууымны гына белә идем.

«Гороскоп» дигәннәре телгә керә башлагач кына өйләнешкән һәм беренче «җимешебез» булып дөньяга килгән Гөлиябезнең, апасыннан соң 12 ел көтеп алган «төпчегебез» Гөлинәнең һәм хәтта хәләл җефетем белән икебезнең туган елларыбызның да «Аҗдаһа»га туры килгәнлеген белдек.
Инде менә «Ат» елын озатабыз. Гомер «кассетасын» ярты гасыр чамасы «гына» артка чигереп, үтелгән елларымның нәкъ менә шул «Ат»ларда «чабып» узылганнарын гына күздән кичерәм. Беренчесен хәтерләмим, әмма бик яхшы күз алдыма китерә алам. Иске, кысан өебездә кайгы сөреме таралмаган, әниебезнең күзләрендәге яшьләре кипмәгән, әтиебезнең кабер туфрагы суынмаган. Мич буенда саран гына өмет чаткысы биреп, сукыр лампа җемелди. Ә мин чирләшкә, шыңшый-шыңшый әнкәемнең ач күкрәген суырам. Ит, май димим, туйганчы, авызын тутырып чәйнәрлек кара икмәк тә тәтемәгән әниемнең иңенә сөт каян килсен инде!..
Ә икенче «Ат»ны 1966нчы ел инде мин аягыма нык итеп басып, яңа «дөньяда» каршылыйм. Апам, әнием фермада, абыем тракторда эшләп, кыяр үстереп, чыпта сугып, тамагыбызга керәсе ризыкны кысып, «мая» туплап, хәләл көчебез белән салынган яңа, иркен өебездә каршылыйбыз... Әниебезнең йөзендә кояш нурлары балкый. Үзе хыялланганча, беренче мәртәбә күкрәгенә терәп, «тегермән ташы» кадәр икмәкне кисә.
«Бу өйгә инде яңадан мунчала кертмәбез» - ди әнием. Чыпта сугасы булмагач, вакыт иркенәйде. Тик уйнарга чыгарга гына «соңга калганмын» - безнең «яшьти»ләр уйнап йөрмиләр икән инде. Аның каравы дәресләр хәзерләргә вакыт күп. Укуым да уңай якка үзгәрде. Йортка килә торган бердәнбер район гәзитенә өстәп, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре»н алдыра башладык. Шуларда чыгыш ясаган яшьтәшләремнән күрмәкче, мин дә шигырьләр, мәкаләләр язам. Нәкъ шул елны гәзитләрдә исем-фамилиям күренә башлады... 1966нчы елның «Ат»ы безне мунчалы, мине чаңгылы итте... Гомумән, халыкның җиңел сулыш ала башлаган чоры иде ул.
Ә өченче ат елында инде дөньялар түгәрәк. Үзем күптән гаиләле, яныбызда әти, әни, әби дип кызыбыз бөтерелә... Шатлык белән кайгы янәшә дигәндәй, карлы-буранлы февраль аенда ятимлек чорыбыздан безгә күңел җылысын биргән, безне карап үстерешкән, безгә беренче иман нурлары иңдергән әбиебез гүр иясе булды. Әбиебезнең хәер-догалары калсын да, инде ахыры гына хәерле булсын дибез. Чөнки борчылып, икенче «өметебезне» көткән елыбыз бу.
29нчы декабрьдә төштән соң «вакыты» җитептер инде, хәләл җефетем сыкрый башлагач, мәктәпнең «Кубань» автобусын көчкә кабызып, Балтачка китәргә җыенабыз. Кузгалып китә генә алмый бит машинабыз. Шоферыбыз, миннән 15 яшькә өлкән Вагыйз абый (мәрхүм инде, догаларыбыз булсын), «Тормоз цилиндрлары, «жидкость» каткан», ди. Мотор мәҗбүриләп, кузгалып китәбез, алгы көпчәкләр әйләнмиләр, рульне «санламыйлар». Бер без генә түгел, юл буе шул хәл. Хатынымны хастаханәгә илтеп кую шундый маҗаралы булса да, кичкә шатлыклы хәбәрне, бүгенге көнебездә төп терәк булачак улыбызның дөньяга килүен җиткерделәр.
Бик холыксыз «Ат»ны җибәрде бугай ул елны Алла бабай. Кырларда күкрәп мул игеннәр өлгереп килгәндә генә көчле давыллар, туктаусыз яңгырлар башланды. Кырларда комбайннарны чылбырлы тракторлар тагып йөрде. Бәрәңгене, хәтта колхоз басуларында да көрәк, сәнәк белән казырга мәҗбүр булдылар. Көннәр нык суыткач, ноябрь, декабрь айларында кырда калган игеннәрне суктырып изаландылар. Һәм «Ат»ның китүе дә «кешечә» генә булмады.
Елның ахыргы атнасында котчыккыч салкыннар башланды. 1990нчы ел. Күңеллесе - өченче шатлыгыбыз, төпчегебез Гөлинәгә 2 яшь тулды. Шомлысы - без гомеребез буе горурланып яшәгән СССР дәүләтендә буталчыклыклар башланып китте. Янәсе коммунистлар партиясе бетәчәк!
«Ат» елында туган улыбыз Раушан яңа гасырга аяк баскач, яшьтәше - күрше авыл кызы Алсуга өйләнде. Шул «пар атларыбыз» узган «ат» елында, 50 яшьлек юбилейларыбызга тагын бер «Ат» - Рузәл оныгыбызны бүләк иткәннәр иде. Менә алар да инде үзләренең өченче «Ат»ларын озаталар. Бишәү булып.
Фото: http://maminsite.ru/holiday.files/novy-god-2014.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250