Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтиегез сугышта булмаса, җиңелрәк булыр иде»

Болай булса, яшибез икән әле, күңелләребез бөтенләй үк бикләнмәгән икән. Рәхмәт сезгә, яхшы кешеләр!

Больница. Чират. Медосмотр. Диспансеризация. Авырулар. Военкомат кушуы буенча килүче егетләр. Дару алучылар. Бакча балалары. Мәктәп укучылары.

Гадәти көн кебек. Әллә ни аерма күренми. Тик бер күренеш күзгә ташланмый калмады. Яшь әни. Янында берничә кечкенә бала. Алар берсеннән-берсе кечкенә, әниләре кайсын юатырга белми тилмерә.

Тик һәркем ашыга. Өйгә кайтасы бар. Эшкә барасы. Дәрескә соңа кала. Кибеткә кереп чыгасы. Ире эштән кайта. Әбигә укол саласы. Көн бушка үтү белән зарлану. Чират кимеми. Әрнү. Сукрану. Гайбәт. Һава юклык. Бала елаган тавыш. Яшь әни читенсенә башлады, балалары тик тормый, ардылар, утырып карыйлар, басып карыйлар. 

«Әтиегез сугышта булмаса, җиңелрәк булыр иде» дигән җөмлә йөрәкне кисеп үтте. Кинәт әлегә кадәр булган бөтен проблема юкка чыкты. Егетләр урыннарыннан торды, балалар утырды. Эшкә соңа калынды. Дәрес бетте. Өйгә кич кенә кайтсаң да ярый. Кибеткә соңрак керәсе булыр. Гайбәт тынды. Яшь әнигә табиб янына чиратсыз керү мөмкинлеге туды.

Болай булса, яшибез икән әле, күңелләребез бөтенләй үк бикләнмәгән икән. Рәхмәт сезгә, яхшы кешеләр!

Альмира Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев