Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлар чабарга ярата

Балтач районы Сабантуйларында ат чабышлары үзгә бер ямь белән уза.

Балтач районы Сабантуйларында ат чабышлары үзгә бер ямь белән уза. Айгыры, колыны, биясе җәйрәп яткан иркен, киң болыннан чабып узалар, тузаннар гына өерелеп кала. Ат чабышы уздыра торган болыныбыз да бик матур, заманчалаштырылган.

Быел җайдаклар — 2022 елда туган ике яшьлек атлар 1400, ярымтокымлы бияләр 1400, гарәп токымлы атлар 1400, РФда туган чиста токымлы атлар (алар Россия көне хөрмәтенә чапты) — 1600, ярымтокымлы айгырлар белән чиста токымлы 4 яшьлек һәм аннан өлкән атлар 1800 метрга чапты. Бәйге күңелле һәм имин узды. Ат чабышының сәхнәдә трансляцияләнүе мәйданда калган тамашачыга бик ошады.

2 яшьлек атлар (2022 елда туган):
1 урын — «Дуслык» җәмгыятенең «Новый Раллик» кушаматлы аты, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.
2 урын — «Сосна» җәмгыятенең «Финбой» кушаматлы аты, җайдагы Андрей Эшмурзин.
3 урын — «Сосна» җәмгыятенең «Клинок» кушаматлы аты, җайдагы Алмаз Галләмов.
4 урын — «Сосна» җәмгыятенең «Мистер Гэтсби» кушаматлы аты, җайдагы Әхмәт Усманов.

Ярымтокымлы бияләр:
1 урын — «Татарстан» җәмгыятенең «Хазира» кушаматлы аты, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.
2 урын — «Яңа тормыш» хуҗалыгыннан «Земфира» кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин.
3 урын — «Якты юл» җәмгыятеннән «Ягуза» кушаматлы ат, җайдагы Вилсур Гарифуллин.
«Сосна» җәмгыятеннән «Абаль» кушаматлы ат, җайдагы Александр Евдокимов.

РФда туган чиста токымлы атлар (3 яшьлекләр), Рәсәй көне хөрмәтенә ярыштылар:
1 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән «Глориа Батлз» кушаматлы ат, җай-дагы Дмитрий Терентьев.
2 урын — «Сосна» җәмгыятеннән «Самурия» кушаматлы ат, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.
3 урын — Самат Рәхимҗанов (Көшкәтбаш) хуҗалыгыннан «Дэйлинг» кушаматлы ат, җайдагы Анна Макарова.
4 урын — «Сорнай» җәмгыятеннән «Алазал Эксклюзив» кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин.

Ярымтокымлы айгырлар:
1 урын — «Труд» җәмгыятеннән «Грейсланд» кушаматлы ат, җайдагы Андрей Эшмурзин.
2 урын — «Водстрой» ширкәтеннән «Актабол» кушаматлы ат, җайдагы Илнар Ибраһимов.
3 урын — «Якты юл» җәмгыятеннән «Малыш» кушаматлы ат, җайдагы Алмаз Галләмов.
4 урын — «Кызыл юл» хуҗалыгыннан «Лаки Бой» кушаматлы ат, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.

4 яшьлек һәм аннан өлкән чиста токымлы атлар (2020 елгы):
1 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән «Мудрый» кушаматлы ат, җайдагы Михаил Костюшин.
2 урын — «Арбор» җәмгыятеннән «Икс Формула» кушаматлы ат, җайдагы Дмит-рий Терентьев.
3 урын — «Уңыш» җәмгыятеннән «Ники Стронг» кушаматлы ат, җайдагы Анна Макарова.
4 урын — «Смәел» җәмгыятеннән «Танзибана Топ» кушаматлы ат, җайдагы Антон Левченко.

Гарәп токымлы атлар:
1 урын — «Смәел» җәмгыятеннән «Бобруиск» кушаматлы ат, җайдагы Антон Левченко.
2 урын — Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән «Монетка РТ» кушаматлы ат, җайдагы Илнар Ибраһимов.
3 урын — «Маяк» җәмгыятеннән «Перепелка РТ» кушаматлы ат, җайдагы Әсгать Усманов.
4 урын — «Бөрбаш» җәмгыятеннән «Балтика» кушаматлы ат, җайдагы Раян Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев