Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлый үлемсез полк!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлана

Үлемсез полк булып атлый,

Атлый бүген ветеран.

Туган җирен, туган илен

Яклап, саклап кайталган!

 

Атлый бүген сүзсез генә

Хәбәрсез югалганнар.

Фашист тоткынлыгында да

Рухлары сынмаганнар!

 

Атлый бүген горур гына

Утны- суны кичкәннәр.

Гомерләрен кызганмыйча,

Җиңү бүләк иткәннәр!

 

Атла әле, горур солдат,

Син һәрвакыт үлемсез.

Сугыш кырларында ятып

Калсаң да син исемсез!

 

Истә тотыйк һәрберебез

Каһарман бабайларны.

Онытмыйк без янәшәдә

Атлаучы ветеранны!

 

Онытма син, зур сынаулар

Аша килгән бу Җиңү!

Кирәк безгә тынычлыкның,

Тормышның кадерен белү!

 

Атлыйк әле, бергә атлыйк

Үлемсез полк белән.

Җәлил кебек, бабам кебек,

Үлемсез батыр белән!

 

Ризидә Ситдыйкова

Куныр-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев