Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ау сезоны башланды дип, атмагыз кошкайларны!

"15нче августтан киек кошларга жәйге-көзге ау сезоны ачыла" дигән хәбәрне укыдым да, тагын күпме бер гонаһсыз җан ияләрен юк итәрләр икән инде, дип борчулы уйга калдым.

Ерак араларны үтеп, меңәрләгән чакрымнарда канат талдырып кайтып, туган җирләрендә оя корып, балаларын үстергән шул кошларны атарга, шул табигать байлыгына кул күтәрергә ничек куллары бара икән.
Аучыларның мылтыктан очып барган кошка, я булмаса, яклаучысыз, бер мескен җәнлеккә төбәлгәндә "Мин үтерүче бит!" дигән уй башларына килми микәнни?.. Мөгаен, юктыр! Алар, минемчә, чын сунарчы, оста аучы дигән "дан-шөһрәт" алыр өчен җаннарын фида кылган таш бәгырьлеләр...

Хәтта, язгы якта районыбыз җирлегендәге авылларыбызның берсендә гомер итүче бер аучының: "Сандык морозильнигым кыр казлары, кыр үрдәкләре белән тулды инде. Шуларны сатып, меңәрләгән акча эшлим", дип мактана икән, дигән хәбәр дә ишеткәнем булды. Бу - мактанырлык гамәлме?!
Фото: http://kareliasever.ru/kareliya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250