Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аучылар ауга җыена, син дә барыр идеңме?

Аучыларга  көтүе белән атарга димәгән,  рөхсәт алган кешегә көнгә ике каз гына атарга ярый, мәсәлән. Үрдәген дә күп түгел...

Законлы аучылар ауга  әзерләнә.  Табигатьтә  мылтык тавышлары ишетелеп, кыр казлары-үрдәкләре  дәррәү һавага күтәрелсә, күпләрнең ачуы чыга, кайткан кошларны харап итәләр, рәнҗешләрен кая куярлар,  диләр. Нишләтәсең инде, аучылык, сунарчылак  борынгыдан килгән һөнәр инде ул. Малны да асрыйбыз да суябыз бит, кош-кортны да шулай ук. Табигатьтә нәрсә ничек яратылган инде. Аннан соң аучыларга  көтүе белән атарга димәгән,  рөхсәт алган кешегә көнгә ике каз гына атарга ярый, мәсәлән. Үрдәген дә күп түгел, һәм алар шушы лимитны үтәргә бурычлы.

Язгы ау сезоны 28 апрельдә ачыла ди  безнең аучылар, уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аучылык