Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгы уңаеннан. Гомер – аккан су кебек.

Гомер - аккан су кебек. Яшь барган саен шушы сүзне ешрак кабатлыйсың, үткәннәрне искә аласың икән.

1970нче елның март айларында берничә трактор белән күрше Сосна авылына саламга җибәрделәр. Йөк төяүчеләр - әтием яшендәге абзыйлар. Син яшь кеше дип, мине өскә - трактор чанасына менгерделәр. Салам зур эскерт күләменә күтәрелгәч, йөкне беркетергә озын колга - бастырык бирделәр. Мин аның бер башын алга, тиешле бауга эләктереп, артка күчтем. Астан миңа атылган арканны үзем өстенә атланган бастырыкка эләктергәч, олылар астан арканны тарта, йөкне баса башладылар: «Һоо-оп!»…Нәрсәдер шарт итте, мин башым белән аска очтым. «Очнулся-гипс» дигәндәй, мин карлы боз өстендә - аякта калдым. Янәшәдә - сынган бастырык башы. «Мәчедер син, егет, армиядә десантчы булырсың», диде арада яшьрәге Заһир абый... Баксаң, мәчене нинди генә халәттә аска ташласаң да, аягына төшә икән. Ул сүз Фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килдеме, дөрестән дә, 1-2 айдан шул елны Сабан туе алдыннан үзәк аэроклубта һава-десант хәзерлеге узып, 3 мәртәбә самолеттан сикереп кайттым… Армиягә әлегә җибәрмәселәрен белгәч, үзем сорап, колхозга сыер көтүенә кердем. Ни хикмәт, алдарак телгә алган Заһир абый да (Шәрәфиев, күптән мәрхүм инде) янәшәдә таналар көтте. Сөйләшә киткәч, аның да яшьлегендә десантта хезмәт итүе ачыкланды. Аларны исә һава шары-аэростатлардан «ташлый» торган булганнар.
Без, сугыштан соң үскән буын, үзебезнең балачак, мәктәп елларыннан шәхсән үземнең армиядә булып кайткан хәрбиләргә кызыксынып карасак та, десантчылар хакында күрү димим, ишеткәнем дә юк иде. Нәкъ 45 ел элек, яшьтәшләремне армиягә озата башлаган 1970нче елның язында районыбыздан 7 егет Үзәк аэроклубта укуларда булып, десантка яраклы дип саналган бишебез өчәр тапкыр самолеттан сикереп кайттык. Хәрби хезмәтне элекке Союзның төрлебез төрле почмакларында үттек. Ул дусларымның да исән-имине Чепьяда яшәүче Таһир Гаязов кына калды инде. Армия хезмәте «шома» гына узмады. Сикерешләр барышында фаҗигәгә таручылар да булды. Литвада учебка узганда Түбән Кама районы Макаровка авылыннан Николай Уткин әнә шулай һәлак булды. Иңгә-иң торып хезмәт иткән, үзем белән бер үк корабтан ук сикергәндә килеп чыккан фаҗигә,мәрхүмнең Татарстаннан соңгы юлга озатырга килгән әти-әнисенең ярсып елаулары, кайгы митингысы, хәрби шәһәрчектән табутны күтәреп чыгуыбыз, юл читендә басып торучы хәрбиләрнең хатыннарының, балаларының карашлары (аларның кадерлеләрен дә шушы язмыш көтмиме?). Литва җирендә табутын салкын гүргә иңдерүем яшьлек елларымның иң аяныч, иң тетрәндергеч хәтирәсе булып саклана… Хәер, үземә дә Фирганә дивизиясендә хезмәт иткәндә төнге сикерештә ташлы кырга төшеп, аякны сындырып, хәйран вакыт гипста йөрергә туры килде. Шулай итеп, миңа да 2ел шушы мәртәбәле гаскәрләрдә хезмәт итеп кайту насыйп булды. «Аягым җиңел» булдымы, миңа алмашка авылдашларым Котдус Зыятдинов, Шамил Әминов, Габделхәй Абдуллин һәм Рафис Гомәровларлар десантка алындылар. Ә очрашулар 37 ел элек күршем Рафаэль Фәйзрахманов бер төркем яшьтәшләре, авылдашларым, Наил Низамиев, Равил Хәкимов, күрше авыл егетләре Рашит Ильясов һәм Исмәгыйл Шакировлар кайткач, алар белән иң беренче десантчылар бәйрәмен үткәрдек. Еллар үтеп, очрашулар районкүләм төсмерен алды. Беркем дә махсус чакырылмый бәйрәмгә. Шулай да сөйләшәбез, хәбәрләшәбез. Кемнең әле дә булса яшьлек ялкыны сүнмәгән, үз-үзен, яраткан гаскәрләрен хөрмәт итә киләләр. Әнә,сугыш ветераны ул вакытта 84 яшьлек Фәрзи ага Гыймадиевны моннан 11ел элек очрашуга үзем алып килгән идем. Бик күңелле итеп, үткән сугышчан юлы турында сөйләп утырды. Очрашуларга җиденче дистәсен «очлап» килүче бабайлар да, кем әйтмешли, «әле яңа самолеттан төшкән» егетләр дә килә. Әнә, район «десант батальоны» белән даими элемтәдә торган Нурулла Сәгъдиев, Фаил Габдрахманов Әлфәт Газизов, Анатолий Васильев, Рашат Фатыйхов, Вәгыйз Шиһабетдинов, Михаил Чупанов кебек егетләребез дә бу юбилейга җиденче «кыя»ларына басып, «аксакал» булып килерләр. Исән булсалар, десантчы дусларыбыз К.Зыятдинов, Ш.Әминов, Г. Абдуллин, Р. Гомәров, Кариле авылыннан Илдус Төхвәтуллин белән Шамил Камаловларны да 60 яшьлекләре белән котлаган булыр идек... Без, бер төркем десантчылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, бәйрәм тантанасында, аннан Җиңү парадында катнаштык. Безнең десантчылар «кайнар нокталарда» да катнашты бит. Фоторәсемдә 2 хатын-кыз да бар. Безнең дусларыбыз арасында чын сугышларда катнашучылар да бар бит әле. Шулардан Әхәт Салихов белән Илгиз Николаев Әфганга кертелеп, сугышта алган рухи һәм физик травмалардан озак кына авырып, яшьләй үлеп киттеләр. Менә әлеге десантчылар да катнашкан чарада хәрби комиссар мәрхүмнәрнең хатыннарына Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 еллык юбилей медальләрен тапшырды. Рәсемдә безнең арада дусларыбызның хәләл җефетләре Сүрия Салихова (сулда) һәм Фәридә Николаева.
Районыбызның зәңгәр беретлылары күктә алган биеклекләрен югалтмыйча, үзләренең яшәү рәвеше, матур эшләре белән туган ягыбызга ямь өстиләр. Сезне хөрмәтле гаскәрдәшләрем, ВДВның 85 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәла¬мәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Язмам исә мәрхүмнәрнең гаиләләренә җылы бирсен, ә үзләренең рухына изге дога булып ирешсә иде. Бәйрәмебез белән!
РАМАЗАН ФӘРЗИЕВ
Запастагы гвардия сержанты
Раушан Фәрзиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250