Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаваплылык җитәкчедән башлана

Янгын сүндерү хезмәте - хәрбиләргә хас җитезлектән, төгәллектән, хокук саклаучыларга хас гаделлектән, табибларга хас рәхим-шәфкатьтән гыйбарәт. Әлеге сыйфатларга ия булу өчен янгын сүндерүчегә үз өстендә даими эшләргә, һөнәри өйрәнүләрдә еш катнашырга, ярышларда бөтен шартларны да тиешенчә үтәп барырга, кешенең психологиясен даими белергә туры килә. Ни дисәң дә, алар кешегә хәвеф-хәтәр...

Соңгы бер ел эчендә башкарган хезмәтләренә тел-теш тидерерлек түгел. Коллективта барлыгы 39 кеше хезмәт куя, 4 каравылчы төркем эшли. Әлеге төркемнәр белән Илдар Ганиев, Әмир Бариев, Фаяз Абдуллин, Дамир Камалов җитәкчелек итә. Һәр төркемдә дә ике бүлек командиры, ике-өч янгын сүндерүче һәм шулкадәрле шофер каралган. Әле быелның дүрт кенә ае узды, инде алар районда 11 янгынны сүндерде. Гыйнвар-февраль айларында бистәнең Академик Мазһаров урамында ике катлы йортта, Чепьяның Комсомол урамында мунчада, Норманың Муса Җәлил урамындагы хуҗалыкта, бистәнең Сөембикә урамында «Москвич-Ока», Ибраһимов урамындагы 35 йортның гаражында ВАЗ машиналары, Ленин урамында , Кенәбашның Үзәк урамында сарайларда ут чыгып, хуҗаларның мөлкәтенә зыян килде. Март, апрель айларында исә бистәнең Ленин урамының 1 йортында яшәүчеләрнең мунчасы, Нормада Мәҗит Гафури урамында өелгән такталар янды. Әлеге янгыннарны сүндерүдә һәр төркем оператив катнашты. Соңгы вакытта янгыннар Биктәш авылы белән Казан - Малмыж юлында күзәтелде. Биктәшнең Гагарин урамында 22 йортның абзар-курасы көлгә әйләнсә, олы юлда исә чүп түгүче «КамАЗ» машинасына ут каба. Ике очракта да янгын сүндерүчеләрнең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ялкын «теле» әйләнә-тирәгә зыян салалмый кала. Ни кызганыч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел янгыннар 2 мәртәбәгә күбрәк. 2011нче ел дәвамында исә барлыгы 43 янгын очрагы теркәлгән.
Кайчакны янгын булса, янгын сүндерүчеләргә эш бар, дигән урынсыз, мәгънәсез сүзләр дә ишетергә туры килә. Бу һич кенә дә алай түгел. Янгыннарны булдырмас өчен бүлек җитәкчелеге нинди генә профилактик чаралар үткәрми - гражданнарга аңлату эшләре, радиодан даими чыгышлар, район матбугаты аша кисәтүләр, оешма-предприятие, учреждениеләрдә, шәхси хуҗалыкларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп йөрүләр... Хәзер юл һәлакәтләре була калса, анда да чыгып чабалар икән. Бу юнәлештә махсуслашырга өлгергәннәр инде.
Соңгы вакытта хәйран гына оешма-предприятие, учреждениеләрнең исемнәре үзгәрде - күпчелегенеке озынайды. Озак еллар Балтач районының янгын сүндерү бүлеге булып торган учреждение дә хәзер «Янгынга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча 110нчы янгын часте» дәүләт учреждениесе дип йөртелә. Исем үзгәртүдә мени хикмәт, иң мөһиме, намуслы, фидакарь хезмәтеңне халык танысын, игелекле гамәлләреңнән канәгать калсын. Камиллеккә омтылу юнәлешендә бүлек хезмәткәрләре тырышып эшли. Озак еллар лаеклы хезмәт куйган И. Ганиев, Ә. Гәрәев, О. Гайнетдинов, Ә. Бариев, Ф. Абдуллин, Р.Саттаров, Ф.Габдрахманов, Р. Мәрданов, И.Йосыпов, Д.Камалов, И. Зиннәтуллин, Р.Гыйматдинов, Р.Шәйхуллин, А.Вәлиев үз эшләрен хәзер биш бармакларыдай беләләр. Авылларда эшләүче янгын сүндерүчеләрне дә җитәкче мактап узды. Бүгенге көндә Чепьяда һәм Яңгул авылларында райондагы оешма-предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең финанс ярдәме белән оешкан аерым бүлекчәләр эшли. Хәзерге вакытта ДПОларны Бөтенроссия реестрына теркәп, махсус программага кертү өстендә эш бара. «Болай эшләгәндә учреждениенең эшчәнлеге тагын да тот¬рыклы булачак», ди Таһир Бариевич.
Җитәкчеләрен моннан бер ел элек лаеклы ялга озатканнар иде. Ни күрим, Таһир Бариевич кабат җитәкче кәнәфиендә, баксаң, аны кабаттан чакыртканнар икән! Шулай шул, җитәкченең кәнәфие генә иркен һәм җылы аның, эше исә буа буарлык, катлаулы да, җаваплы да. Әнә, Таһир Бариевич һәм аның урынбасарларына һәрбер янгын өчен җавап бирергә туры килә. Язгы ташу өчен дә район җитәкчелеге белән берлектә алар җаваплы булды. Боз шартлатуларны да нәкъ менә алар - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча әйдәп баручы киңәшчесе Радик Шәйхиев белән оештырып йөрделәр. «Радик белән эшләргә була,-ди җитәкче.- Күптән эшли. Үз эшенең остасы. Катлаулы хәлләрдән чыгу юлын тиз таба, дөрес карарга килә белә».
Районыбызның хөрмәтле янгын сүндерүчеләренә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар куанычы, эшләрендә уңышлар телисе килә. Көннәрегез имин булсын, беркемгә дә хәвеф-хәтәр күрергә язмасын. Иманлы Таһир әфәнде сүзләренә кушылып, «Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә бәла-казалардан сакласын. Үзебез дә сакланыйк. Уяу булыйк! Ходай да бит сакланганны саклармын», дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250