Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Австралиядән кояшлы һәм җылы сәламнәр сезгә!

Дөньялар имин, тыныч булсын дип Аллаһтан сорап, дога кылыйк!

Финзия, Австралиядә яшәүче якташыбыз:

Сәлам якташларга! Австралиядән кояшлы һәм җылы сәламнәр сезгә! Яңа ел һәммәгезгә дә сөенечле, күңелләрегезне җылата торган яңалыклар алып килсен! Кайгы-борчуларыгыз булса, бар да үткәндә калсын, яңа туган көнне өмет белән каршылыйк! Һәр мизгел өчен шөкер итә белик. Чөнки ул көн башка кабатланмый. Уйларыгыз яңа яуган кар кебек чиста һәм саф булсын. Яхшы, изге гамәлләр кылып, дөньяның матурлыгын күреп, сөенеп яшәргә язсын! Дөньялар имин, тыныч булсын дип Аллаһтан сорап, дога кылыйк! Йортларыгыз нур белән балкысын, хәвеф-хәтәр, борчулар һәркемне урап узсын! Авыруларга шифа, бәхетсезләргә бәхет алып килсен Яңа ел! Өмет һәм хыял белән яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев