Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Автобус 14..30» Балтачта (+фоторепортаж)

12 августтан «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте Татарстан районнары буйлап сәяхәткә кузгалды. Ул 6 сентябрьгә кадәр дәаам итәчәк. «Автобус 14..30» акциясе яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен уздырыла.

Әлеге ­акция ачыктан-ачык сөйләшү форматында уздырылуы белән үзенчәлекле. Акция республиканың барлык шәһәрләре буенча үтәчәк автобус турыннан гыйбарәт. «Автобус 14..30» эш сәфәре белән Әтнә, Арча, Питрәч районнарында булды һәм бүген безнең Балтач районы билгеләнгән пункт булды. Очрашуга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов килде. Акциядә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, яшьләр оешмалары – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр катнашты.

Акция "Сабантуй» паркында башланды. Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, территориядә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне карадылар.

- Район үзәгендә узган чараларда авыл яшьләре һәрдаим катнаша алмый. Кызганыч, һәркемдә  машина да юк. Шуңа да мондый чараларга авыллардан яшьләрне алып килү өчен транспорт мәсьәләсе хәл ителсен иде, - дип мөрәҗәгать белән чыкты Евгений исемле егет.

Мөрәҗәгать урынлы яңгырады, чөнки егетнең сүзен һәркем күтәреп алды. Балтач егете Иршат Бариев исә район үзәгендә бик къп ял итү һәм вакытны файдалы уздыру мөмкинлеге бирә торган яшьләр үзәген булдыру идеясын алга сөрде. 

Аннан соң акциядә катнашучылар район урамнары буйлап автобуста йөрделәр. Сәфәр ахырында автобус безнең «Балтач» язуы белән дә тулыланды.

Чара ачыктан-ачык сөйләшү форматында узса да, авыл яшьләренең артык тыйнак һәм кыюсыз булуы аркасында бик күп теләк-тәкъдимнәр яңгырамый калды. Мәсәлән, Чапшар яшьләре авыл клубында Wi-Fi, теннис, бильярд булса, егет-кызлар вакытларын файдалы да, кызыклы да үткәрер иде дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев