Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобус кыйссасы

Чыннан да, кыйсса итеп сөйләрлек, язарлык, кыскасы, чаң сугарлык булды бу Норма-Лызи автобусының йөрмәве.

Инде редакциябез телефоннарының "шартлый язуына" ике атналап бар бугай. Өлкән яшьтәгеләр журналистларга ябырыла ук башлады - ник язмыйсыз да, ник чарасын күрмисез... Их, бездән генә торса икән ул! Сайтта бу хакта берничә мәртәбә яздык. Хәер, өлкәннәребез сайтны бик укымый әле. Аларга "Хезмәт"ебезнең кәгазь варианты кадерле. Әлбәттә, моң-зарларын белдерүчеләр арасында яшьләр дә бар. Кече Лызига кадәр эшкә шул маршрут белән йөрүчеләр аз түгел. Хәзер исә "абый, утырт әле"гә калдылар. Бистәнең үзәгеннән эштән кайтып-китеп йөрүчеләрнең дә хәле мөшкел. Көн дә таксига утырып йөрү мөмкин түгел. Бөтен кеше дә хастаханәгә баласын машина белән йөртә алмый. Хастаханә хезмәткәрләре дә эштән юл буенча сибелеп кайтырга мәҗбүр. Шул автобус тукталган көннәрдә үзәктә танышымны очраттым - кибеттән алды әйбер, алды әйбер, ничек кайтырсың? дим, маршрут бар бит, ди. (Әле автобусның йөрмәве билгеле түгел иде). Тукталышта калды шунда. Ул кадәрле йөге белән Карилегә кадәр ничек кайтып җиткәндер. Таксилар да ул көнне бер дә буш булмады.

Инде тиешле органнарның барысына да мөрәҗәгать итеп карадык: Балтач вокзалы мөдире дә, Арча АТПсы җитәкчесе дә калмады. Иң элек вокзал җитәкчесе Мөнир Сабиров белән элемтәгә кердек - район тарафыннан ике яклы килешүдә каралган акча күчерелмәгәнлектән, маршрутны туктатырга мәҗбүр булдык, ди. Арча АТПсы директоры Рөстәм Баязитович әлеге сүзләрне инкарь итми: " Ике ел буе Балтач пассажирларына күрсәтелгән маршрут хезмәте өчен дотация бирелмәде, ул түләүләр килешүдә каралса да. Һәм беркөнне хат килеп төште - түли алмыйбыз, мөмкинлегебез юк. Алай дәвам итә алмый бит инде, бушка эшләтеп булмый, чыгымы аз түгел. Балтач халкы мине дөрес аңласын иде."

Инде берничә мәртәбә район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать ителде. Аннан үзе уңай җавап ишетәбез: " Муниципаль район бюджетында кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, маршрутны финанслауда авырлыклар туды. Моңарчы дотация күчереп бардык. Кул кушырып утырмыйбыз, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзлибез"

Халык арасында коммерциячел маршрут йөри башлаячак, дигән сүз бар. Җил исми, яфрак селкенми. Анысына да риза булыр идек әле, диләр юл газабы күрүче райондашларыбыз. Тик менә бәясе генә ничек булыр. Көтәргә калгач, көтеп карыйк инде, җәмәгать. Ә инде утыртмый узып киткән районыбыз шоферларына шуны әйтәсе килә: "Рәхимле булыйк, маршрут йөрмәгәнлектән, туктап утыртуыгызны үтенеп кул күтәргән юлчыларны калдырмыйк. Юл газабы -гүр газабы, диләр. Аллам сакласын. Аңлашыла, - шәхси машинагыз, үз акчагызга алгансыз, беркем дә булышмаган, пычратасыгыз килми, ишеген нык ябалар, акча бирми төшәләр һ.б... Дөньяда яхшылык кылу дигән әйбер дә бар, аннан соң бер рәхмәт мең бәладән коткарырга мөмкин. Шул хакта уйланыйк.

... Эшкә барганда-кайтканда тукталыш тулы халыкны күреп йөрәк әрни. Җәйнең эссе көннәрендә халык сәгатьләр буе машина «тотарга» мәҗбүр. Тиз көннәрдә маршрутның йөри башлавын без дә бик телибез. Чөнки үзебез дә шуңа утырып йөри идек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250