Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Автобус кыйссасы” – 2 яки Балтачта трамвай булырмы?

Бер көнне җиләккә бардым. Янәшәдә генә тагын җиләкчеләр пәйдә булды. Үзара сөйләшәләр, сүзләре колакка чалына: "...Юл газабы - гүр газабы бит ул. Шул Норма-Лызи маршрутын да туктаттылар бит...

Гәҗиткә дә язып караган булдылар... Юк, булмастыр инде ул? Ике автобусның берсе дә булмасын әле?! Ул таксистларны кара син, рәхәтләнәләр генә инде. Тагы җитмәсә, юлда кул күтәрсәң утыртмый да китәләр. Туктый калсалар, ачу чыгарып, "Өлгереп булмый, җитешмибез", дип зарланган булалар тагы үзләре".

Икенчесе сүзгә кушыла: "Әйтмәдә генә инде, малай. Обед вакытында автобус белән өйгә кайтып килә торган идек, вакыты бик җайлы иде. Больницага йөргәндә дә шуңа гына чыктык, балалар да гимназиягә шуның белән укырга йөрделәр. Балтачның "поселок городского типа" дигән сүзе генә бар инде аның, халык өчен кибет-базарлардан, метр саен ачылган аптекаларыннан кала башка бер нинди уңайлылыгы юк. Заманында Норма белән Лызи маршрут автобусы урынына трамвай җибәрәләр икән, дигән сүзләре йөри иде. Анысы да ватык трамвай булды бугай, "кайтып" җитә алмады", дип чиләкләренә эре-эре җиләкләрен сала-сала икенче якка китеп бардылар.
Алар китте, ә сүзләре "чәчелеп" калды. Күңелемдә һич кенә дә чит кешеләрнең сүзләрен тыңлау уе юк иде. Нишлисең бит, шулай килеп чыкты. Шуннан үзем өчен нәтиҗә ясыйм: эштән арып кайткач, вакыт табып, бераз ял итим, табигатьтә булыйм дип, җиләккә чыгып китсәк тә, барыбер, һәрберебезне дөнья мәшәкатьләре бимазалавын дәвам итә. Алардан качып булмый.

Тик шулай да күпчелек райондашларыбызны борчыган "Автобус кыйссасы"ның шаукымы әле тиз генә тынмаячак. Ә укулар башлангач (аңарчы хәл ителмәсә), кабат "яңарачагы" көн кебек ачык. Ә трамвайга килгәндә, чыннан да, хыялда гына булса да, шуңа утырып, Норма-Лызи арасын бер җилдерәсе иде...
Фото: http://www.omnibus.ru/photos/tram/tramvaj_mttch/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250