Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобуска утырып, дөнья күреп

Районыбыз авылларыннан «Ак калфак» оешмасы вәкилләре, авыл хатын-кызлар советы җитәкчеләре, авыл старосталары утырган автобуслар агымдагы елда төзекләндерелгән, төзелгән социаль объектлар белән танышырга юл тоттылар.

Җомга көн иртән район мәдәният үзәгеннән 3 автобус сәфәргә кузгалды. Районыбыз авылларыннан «Ак калфак» оешмасы вәкилләре, авыл хатын-кызлар советы җитәкчеләре, авыл старосталары утырган автобуслар агымдагы елда төзекләндерелгән, төзелгән социаль объектлар белән танышырга юл тоттылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Галимуллин дәрәҗәле хезмәт ветераннары каршында чыгыш ясап, районыбызныӊ бүгенге уӊышлары нәкъ менә олы буынныӊ хезмәт тырышлыгына нигезләнгән, дип ассызыклап узды. Көн буена диярлек сузылган сәяхәт вакытында ветераннарыбыз үзара аралаштылар, сафка бастырылган биналарны карап, үз бәяләрен бирделәр. Соӊыннан Салавыч авылында чәй табыны артында мондый сәфәрне оештырган җитәкчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак калфак