Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл яшьләре фикерләрен дискуссия аша белдерде

30 апрель көнне Көек авылы китапханәсендә "Без авыл яшьләре" дигән темага әңгәмә үткәрдек.

Дискуссия рәвешендә барган әлеге чарада яшьләр үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Шунысы куанычлы, алар барысы да диярлек авылда калу яклы, шулай да әле үзләренең киләчәктә кайда төпләнәчәкләрен төгәл белмәүчеләр дә бар.

Кызлар әлеге адымнарын сөйгән ярлары белән бәйләп аңлатсалар, егетләр төп нигездә калуларын белдерде. Чыннан да, Көектә төп нигездә калучылар - әти-әни дәвамчылары күп, бу исә кечкенә авыллар да яшәячәк һәм буын чылбыры дәвам итәчәк дигән сүз. Әңгәмә азагында яшьләр матбугат белән дә танышты, кайдан мәгълүмат алу уңайлырак дигән сорауга бертавыштан - интернеттан дип жавап бирделәр. Нишләтәсең, замана кануннары тизлек һәм сыйфат сорый. Шулай да, башваткыч, кызыклы мәгълүматларны алар үзара бик теләп бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250