Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашым Нәкыйп солдат

Типсә тимер өзәрлек Нәкыйп Шиһаповны (1912 елгы) сугышка көз көннәрендә алалар. Ул каһәр суккан Суслонгерга солдат хезмәтенә өйрәнергә эләгә.

Баракларда яшәүче солдатлар килүгә әҗәл белән очрашалар. Биредә салкынлык җелекне суырган, аяк-куллар котычкыч сызлаган, әмма иң үзәккә үткәне ачлык булган. Хатлар тикшерелгән, өйләргә зарланып язып булмаган. Фронтта булсак ач булмас идек, дип зарланганнар солдатлар. Кая ул - илдә сугыш, хәерчелек бар да фронт өчен, диеп эшләгәннәр. Бу мөмкин хәл булмаган. 1942 ел азагында ачлыктан үлә алмый яткан солдатлар белән Нәкыйп, ниһаять сугышка китә. Ул кече сержант Галим Абдершин белән бер фронттта хезмәт итәм диеп сөйләгән. 6нчы укчы полк 180нче дивизия составында Сталинград сугышының иң көчле вакытлары була.

1942 елның ноябрь азагында сугыш хәрәкәтләре әле генә узган урамда Нәкыйпне 2 офицер туктата, солдатлар офицерларга честь биреп килергә тиеш. Өлкән лейтенант кисәтү ясаганчы, Нәкыйп беренче офицерга "Авылдашым Шәйхетдин", диеп кочаклап ала. Бу Чапшар авылы егете Шәйхи Сәлахов була. Ике авылдаш озак итеп суйләшеп, алалар. "Ачка үләм, диеп килгән идем. Монда "Волга"да балык күп, әмма кая карама үлем. Самолетлар гына да карга көтүе кебек, ике яктан да очалар. Көненә берәр батальон, берәр полк кырылып кына тора. Минем иптәшләр һәлак булып бетте инде", диеп сөйләгән.

Бөек Ватан сугышын Көнбатыш Украинада каршылаган Шәйхи Сәлахов 1942 елда кабат алгы сызыкка кайта. Аңа өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә, ул шартлатучы-диверсантлар хәзерләү мәктәбендә инструктор була.

Шәйхи Сәлахов Сталинград, Көньяк фронтлары гаскәрләре составында сугыша. Сапер батальоны командиры дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аңа елгалар, сазлыклар аша гаскәрләрнең кичүләрен тәэмин итәргә, понтон күперләрсалырга, аларның төзеклеген сакларга туры килә. Кышкы салкыннарда сазлыкларда бату, елгаларны кичү - аның хезмәтенең көндәлек халәте була. Шундый операцияләрнең берсендә понтон өстендә снаряд ярылып аның кулына эләгеп, каты яраланып егыла. Аны бер татар солдаты ярга алып чыга. Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, 1944 елның 29 августында II төркем инвалид булып, туган авылы Чапшарга кайта. Аның күкрәген ике "Кызыл Йолдыз" һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, өч медале бизәп тора. Сугышта алган яралары эзсез калмаган. Шәйхи 1962 елда 47 яшендә вафат була. Чапшар зиратына җирләнә.

Ә Нәкыйп Шиһапов 1943 елны бик каты сугыш барган 1424нче биеклектә һәлак була. Үлем хәбәре килгәч тә, Асыл апа аны көткән, улы Гомәрне дөрес тәрбия биреп үстергән.Чапшарда мәчет сала башлагач зур суммада матди ярдәм күрсәткән. Мәчеттә а аларның оныгы Вагыйз Шиһабтдинов зур ярдәм күрсәтеп, муллалык вазыйфасын алып баручы Мулланур Асадуллинның уң кулы булып тора. Дәү әтисе Нәкыйп белән Асыл апаны догадан калдырмыйлар. Сугыш бекәч Асыл апа безгә килеп, әти белән сөйләшкән. Мин эчтәлеген белмим, әни хәтерли. Ул Казан шәһәрендә яши. Мин әти көндәлегеннән тыш аның, Нәкыйпнең таза, чын гадел солдат булуы хакында ул сөйләде.

(Шәйхи Сәлахов "Балтач энциклопедиясе"нә дә кертелгән, 285 бит)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250