Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыллар тыныч йокласын

- Комзаводтагы вакыйга барыбызга да бер сабак булды, - ди Чепья зонасы участок инспекторы Эдуард Фәйзрахманов.

Булыр да шул. Борын төбендә бандитлар кайтып фатир сатып алсын әле. Ярый бер-ике көн генә торып калганнар. Тыныч, аулак почмак дигәч тә уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый авыл участок инспекторына. Чепья җирле үзидарәсендә эшләүче тормыш иптәше Гөлнар да Эдуардның нинди тынгысыз, җаваплы участокта эшләвен яхшы аңлый. Чакыру булып төн уртасында, бәйрәм, ял көннәрендә чыгып китүләренә өйрәнеп беткән инде.
Хәзер транспорт белән булган аварияләрнең дә күбесенә участок инспекторлары килеп протокол төзи. Гомумән, эш җитәрлек. Гаиләдәге ызгышларга аеруча күп чакыралар. «Ирем кыйный, алып китегез», дип шалтыратучылар да, килгәч күбесе кире уйлый икән. Шулай да инспектор килеп китүнең файдасы бар, аны күргәч, күбесе шыпырт кына ятып йоклый икән. Менә шундый тынгысыз эштә 13нче елын эшли инде Субаш авылы егете Эдуард Фәйзрахманов. Йорт җиткереп, Чепьяга урнашкан. Җәмәгате Гөлнар белән ике бала үстерәләр. Ә Эдуард авыллар тыныч йокласын, хәвеф-хәтәр килмәсен, Комзаводтагыдай хәлләр кабатланмасын, дип көндәлек сакта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250