Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларда чүп җыючы оешма белән килешү төземәүчеләр штрафка тартыла (+фото)

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Билгеле булганча, 1 апрельдән "Чисталык икеайлыгы" башланып китте. Димәк, бу мәсьәләгә карата игътибар бермә-бер арта дигән сүз.
Әлеге утырышка Куныр авыл җирлегеннән чүп җыючы оешма белән килешү төземичә, кул куюдан баш тарткан ике гражданин һәм Балтач шәһәр җирлегендә үз территориясендә чисталык кагыйдәләрен үтәмәүләре һәм табигатькә зыян китерүләре өчен экологлар тарафыннан админитсратив җаваплылыкка тартылып, беркетмә төзелгән ике шәхси эшмәкәр чакырулы иде.
Беренче очрак буенча, ягъни авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан чыккан көнкүреш калдыкларын җыю үзәкләштерелде. Кечкенә чүплекләрне бетерү өстендә республика югарылыгында, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча зур эшләр башкарыла. Шул сәбәпле, һәр шәхси хуҗалыктан график нигезендә, транспорт белән чүпне җыеп алып китү буенча районда ике махсус оешма белән килешүләр төзелде. Балтач һәм Чепья зоналарына бүленеп хезмәт күрсәтелә.
Бу яңалык хакында районның матбугат чараларында, җирле үзидарә үткәргән утырышларда, җыелышларда, халык җыеннарында бу хакта күптапкырлар чыгышлар ясалды. Әлбәттә, халык баштагы чорда әлеге хезмәт түләүле булу сәбәпле, моны авырдан кабул итте. Ә хәзер инде уңайлы булуына төшенде. Ләкин барлык авыл җирлекләрендә дә бердәй кертелгән таләпкә каршы чыгучылар җавап тотарга кирәклеген белсеннәр иде. Тормыш алып барган шәхси хуҗалыктан чүп чыкмый кала алмый. Димәк, килешүгә кул куймау - хокук бозу дип санала. Билгеле инде, моның өчен 2 мең сум күләмендә штраф салына.
Ә шәхси эшмәкәрлеккә килгәндә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе буенча үз кәсебен булдырган шәхси эшмәкәрләрнең территориясе тиешле таләпләргә туры килгән булу шарт. Санитар чисталык, төзеклек, тәртип һәм иминлек ягыннан алар үзләре җавап тота. Кызганыч, шушы кагыйдәләрдән тайпылган, шәһәр җирлеге карамагына кергән участокларда хокук бозган, ягъни " яшел зонага" транспорт куйган, табигатькә билгеле бер күләмдә зыян китергән һәм шушыны бетерү өстендә саклык чаралары күрмәгән эшмәкәрләр бар. Аларга беренче очракта кисәтү ясала, кабат беркетмә төзелсә, зур суммада штарфка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250