Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырлы хатын-кызны эшкә алмасалар, нишләргә?

Бала көтүче хатын-кызны һәр оешма да кочак җәеп эшкә алырга атлыгып тормый. Күпчелек очракта сәбәп бер: сез еш авырыйсыз, бала тапканнан соң да тиз генә эшкә чыкмаячаксыз, чыксагыз да, яшь бала белән "больничный"га йөриячәксез.

Тик законда хатын-кызның көмәне ничә айлык булуга да карамастан, аны эшкә алырга тиешләр, диелгән. Җитәкчелек эшкә алмыйм, дигән очракта, бала көтүче ханым нәрсә эшләргә тиеш? Аның нинди хокуклары бар? Бу хакта "intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясенең бүлек мөдире Юлия Лазарева аңлатма бирде.
-Авырлы хатын-кызларның очрагы инвалидларныкына охшаган. Бала көтүче ханым эшкә урнашырга теләсә, ә аны эшкә алмасалар, ул эш бирүчегә яки эш бирүченең вәкиленә, эшкә алмауның сәбәпләрен аңлатуны сорап, гариза язарга тиеш. Ә эш бирүче язма рәвештә аңлатманы 7 көн эчендә бирергә мәҗбүр. Җавап алынганнан соң, хатын-кыз ул аңлатма белән килешми икән, бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
- Гариза язганда нинди дә булса нечкәлекләрне искә аласымы?
Иң мөһиме гаризаны ике нөсхәдә эшләргә кирәк. Җитәкче гаризаларны кабул итүен раслаучы имзасын куярга тиеш. Әгәр дә гаризаны алудан баш тарта икән, ул чагында заказлы хат, ә иң кулае, телеграмма җибәрү отышлы булачак.
- Белүемчә, кайбер очракта, көмәнле хатын-кызларның эш көне кыскарак булырга тиеш?
Бу медицина күрсәтмәләренә бәйле. Әгәр медицинка күрсәткечләре буенча авырлы хатын-кызның хәле әйбәт түгел икән, ул чагында ул азрак эшләргә хокуклы.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66289

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250