Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыз әйткәнне колак ишетми” язмасына кайтаваз

"Хезмәт" газетасында Хәлил Нәкыйповның "Авыз әйткәнне колак ишетми" дигән язмасында "Сез ни диярсез тагын", дип сөйләшүгә чакыруы бер ел буе күңелне, җанны телеп йөргән бер вакыйганы кабат тергезеп җибәрде.

Таксига утырганчы, әдәп, әхлак кагыйдәләрен яхшырак өйрәнергә, кешене хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк, билгеле. Акча алыр өчен генә кешедән көләргә ярамый бит, акча кемгә кирәкми?! Бу елның 17 гыйнвар көнне райондаш кызыбыз Гөлгенә Кәлимуллина Казанда үзенең иҗат төркеме белән концерт куйды. Анда минем күп кенә шигырьләремә көй язылганлыктан, мине "почётлы" кунак итеп концертка чакырды.

Дәрәҗәле кунаклар янына барам бит, бар халык мине күрәчәк - сәхнәгә котларга менәм. Татар халкы "Киеменә карап каршы ал, әдәбенә карап озат" дигән бит. Өстемә яхшы пальто, аякка чит ил итекләре, башыма "модный" бүрек алып кидем, кыскасы, кеше янында ким-хур булырлык түгел идем - күркәм генә ханым килеп чыкты. Сәхнәдә бик матур гына чыгыш ясап, чәчәкләр бүләк итеп, райондашлар исеменнән котлап, ел буена җитәрлек яхшы кәеф белән кайтырга чыктым. Компрессорлар заводы тукталышына төшеп басуга яхшы кәефтән, ел буе җанны тырнап торган газап алып кайттым мин.
"Балтачка", дип бер таксист йөгереп килеп җитте. - Әйдә, утыр, 250гә алып кайтам, ди. Мин риза булмагач, 150 сумга төште. Мин бәйләнчек кешеләрне яратмыйм, матур гына итеп отказ бирдем дә, мин 100 сумга хәзер утырып китәм дип, читкәрәк киттем.
Артымнан ияреп, таксист мине кимсетә-кимсетә янәшә бара. - Акча экономить иткән булып, бер дә әллә кем була алмагансың әле, бомж кебек киенгәнсең, өстеңдә юньле киемең дә юк, дип миңа ияреп баруын дәвам итте.

Тукталышта кеше күп иде, аулак урында булса, күптән "накаут" ясар идем дә, күңел тынычланыр иде. Хәлил кебек сорау туа: мин аны сугып әйләндерми начар эшләдемме, әллә ялгышмы?..

Мин юлда туктап утырткан попутчик шоферларга бик рәхмәтле. Озак та үтмәде бер машина туктады - мин җылыда, музыка тыңлап, итагатьле шофер янында кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Ул егеткә 300 сум да жәл түгел иде...

Ә теге таксистны мин соңрак та Балтачта автовокзал янында берничә тапкыр күрдем, һаман да шул үз репертуарында иде...

Хөрмәтле таксистлар, кешегә шәхес итеп карыйк. Мин бу язмам белән барлык таксистларны да каралтырга җыенмыйм. Һади Такташча әйтсәк,

Һәр авылның була сволочы -
Үзенә күрә каһәр суккыры!
Арада үз хезмәтенә намус белән караучылар бик күп. Миңа очраганы шул берәү генәдер бәлки, шулай гына була күрсен...

Сез хөрмәтле кайбер таксистлар,
Күңелегезгә авыр алмагыз.
Алай бер дә кеше яратмагач,
Таксига сез эшкә бармагыз!
Кирәк чакта ярдәм кулы сузып,
Бар арада аңлый белүче дә.
Төкереп синең кайгы-борчуыңа,
Бар арада борыны юеше дә.
Бигайбә!

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250