Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл бетми, авыл яши икәнлеген Балтач раслый (фото)

Тема уртак: «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлеклелеген активлаштыруны күтәрү мәсьәләләре буенча» фикерләшү, мисаллар ярдәмендә нәтиҗәләргә инану. Делегацияләр пленар утырышка җыелганчы төрле зоналарга бүленеп эшләде.

Бүген районда зур вакыйга — зона семинар-киңәшмәсе. Районыбызга башкала кунаклары һәм дә унбер район башлыклары, урынбасарлары һәм башка эшлекле иптәшләр җыелды.

Тема уртак: «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлеклелеген активлаштыруны күтәрү мәсьәләләре буенча» фикерләшү, мисаллар ярдәмендә нәтиҗәләргә инану. Делегацияләр пленар утырышка җыелганчы төрле зоналарга бүленеп эшләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җитәкчелегендәге делегация Бөрбаш җирлегендә булып, биредә эшмәкәр Булат Фазлыевның мунчага яраклы агач эшләнмәләре белән танышты, Илшат Гыйльмуллинның ит ризыклары җитештерү цехында булды, һәр икесендә дә бай ассортимент, яңалыклар сокландырды. Мәсәлән, агач эшләнмәләргә тәңкә-тәңкә ясалган өстәл өслекләре, көзге, сәгать яңаклары өстәлсә, ит ризыклары ясау цехында тушенка, лимонад ясый башлаганнар. Моның өчен яңа җиһазлар кайтартырга да туры килгән, әмма ул кыйммәтле заманча җиһазлар үзләрен аклый килә.

Бөрбаш җирлегенә килгәч, «Ярдәм» дигән малайлар пансионатына керми китү мөмкин түгел, монда килгән һәркемнең күңелендә сораулар туа, пансионат мөгаллиме Альберт Бәзәгетдинов һәр сорауга җавап бирә, Җәлил хәзрәт Фазлыевны күрүгә ирексездән җанлы әңгәмә барлыкка килә. Бу юлы да кунаклар «хәзрәт белән сөйләшүләре үзе бер рәхәт», дип, биредә озаккарак тоткарланды.

Аннан Бөрбаш мәдәният йортында кунакларны милли татар биюе, тальян моңнары белән каршы алдылар. Шул тирәдә генә борынгы бабаларыбызның кул көчен, тырыш хезмәт белән көн күргән чорын чагылдырган музей-йорт урнашкан. Музей-йорттагы авыл кешесенең эш кораллары, ат җигү кирәк-яраклары, баз, амбар әйберләре... барысы да үткәннәргә алып кайта, кунаклар да балачакларын искә алып, бик кызыксынып күзәтте музейны.

Аннан инде Бөрбаш мәдәният йортында түгәрәк өстәл утырышы узды. Биредә җөмһүриятебез авылларында кече формада хуҗалык алып баручыларга дәүләт ярдәме чаралары турында сүз барды. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров авыл хуҗалыгындагы эшмәкәрлек эшчәнлегенә тукталып, грантларны ничек кулланылышка кертеп буласын аңлатты, гаилә фермаларының үсешен ассызыклады, ярдәмчел хуҗалык алып баручы үзмәшгуль гражданнарга каралган субсидияләргә тукталды, материаль-техник базаны башлангыч чорда һәм дә үсеш чорында ныгыту, башка юнәлешләрдә дә дәүләткә таянып булуы турында белдерде. Шул ук вакыттта түгәрәк өстәл вәкилләренең дә фикерләрен ишетеп, югары җитәкчелеккә җиткерә алачаклары турында да әйтеп, хезмәт кешесенең күңелендә күпмедер дәрәҗәдә өмет уятты.

Бөрбаш зонасына сәяхәт кылган Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән авыл җирлеге башлыклары районыбыздагы эшчәнлеккә, бигрәк тә җәмгыятьләр, ягъни, элеккечә әйтсәк, колхозларның яшәешә соклану белдерделәр, мәдәни объектларына кадәр алар ихлас соклану белән кабул иттеләр.

Район үзәгенә кайтканда Нормадагы сәнәгать паркын карап үттеләр, биредәге үсеш-үзгәрешләр дә таң калдырырлык хәзер. Балтач бистәсендә кунакларны район мәдәният үзәге каршында төрле милләт биюләрен үзенә берләштергән бию-тамаша белән каршыладылар, аннан алар үзәк фойесында оештырылган бай күргәзмәгә юнәлде.

Авылларны саклап калу, үстерү бөтен кешелек проблемасына әйләнә бара. Ничек тә хәрәкәт итәргә кирәк, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, «бернишләп тә булмый дип кул кушырып утырмаска, хәрәкәт итәргә, нәтиҗәләре ачы булса да, тиешле максатка ирешкәнче тик тормаска, гел хәрәкәт итәргә кирәк». Авыл белән дә шулай булачак, бу очрашу-сөйләшүләр юкка түгел, алар барыбер үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтәчәк һәм, әлбәттә инде, авылларның яшәп калуында безнең районыбызның да өлеше зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев