Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Авыл яши» пилот проектының читраттагы утырышы булды (фото)

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы мәктәп яны участокларына ашламалар кертү, җир эшкәртү өчен техника кирәклеге турында җиткерде.

13 февраль көнне район Үзәк китапханәсендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары — Галимуллин Илшат Солтан улы, мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы, район икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Гарифҗанов Рәдис Мәгъфүр улы һәм районыбыз мәктәп директорлары катнашында «Авыл яши» пилот проектының читраттагы утырышы булды.

Җитәкчеләр үз чыгышларында мәктәпләрдә балаларга хезмәт тәрбиясе биреп хезмәт дәресләрендә бакчачылык, умартачылык, куян үстерү һәм башка төрле шөгыльләргә кызыксыну уяту бурычы куйдылар. Укучыларны киләчәктә башкарган хезмәтләреннән табыш алып булуын аңлату юнәлешендә нинди эшләр башкара алуыбыз хакында фикер алыштылар.

Мәктәп директорларына элеккеге тәҗрибәләреннән файдаланып мәктәп яны участокларында эшне дәвам итәргә, яшелчә бакчаларын киңәйтергә тәкъдим ителде, бизнес-планнар булдырырга кушылды. Районыбызда җиләк үстерүчеләр, хайван асраучылар, бүлмә гөлләре үстерүчеләр янына югары сыйныф укучыларын экскурсиягә алып барырга киңәш ителде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы мәктәп яны участокларына ашламалар кертү, җир эшкәртү өчен техника кирәклеге турында җиткерде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект авыл яши