Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл исеме күгәреп беткән

Читтә яшәүчеләр туган якларына сагынып, аның һавасын сулап, матурлыгы белән хозурланып килергә дип кайта.

Ә иң мөһиме биредә туган нигез, якыннарыңның җылысын тоясың. Авылымнан әллә ни ерак яшәмәсәм дә, аңа кайткан саен тирә-юнендәге табигатенә хозурланмый калганым юк. Һәм менә шул хозурлыкны Кенәбаш-Княбаш дигән күгәреп беткән элмә такта гына бозадыр сыман. Авылыбыз аша Хәтнә авылы чишмәсе, "Хәтнә суы" дип аталучы минераль су ясалучы җир белән танышырга күпме кешеләр йөри. Һәм һәркайсын шушы ямьсезләнеп беткән элмә такта каршы алып, озатып кала. Кенәбаш авылы кешеләренең хезмәте, авылыбыз тарихы, әлбәттә, моның белән дәрәҗәләрен югалтмый, тик авыл исемен мондый хәлгә китергәнче тоту дөрес эшме соң?

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анын юлында карарга кирэк инде