Авыл... кышны көтә
Бүген барыбызның да телендә бер генә җөмлә: кайчан җитә бу кыш? Ике кеше бергә очрашса да, сөйләшер өчен төп тема бу.
“Ватсап”тагы төп язышуларның да асылы шуңа барып тоташа. Телевизор-радиодан, гомер булмаганны, көн саен һава торышы турындагы мәгълүматны зарыгып көтүчеләр бар. Яшьрәкләрне исә: “Интернеттан карамадыңмы, суыта димиме?” – дип аптырата өлкәннәр. Дөрестән дә, кайбер елларда бик кыска була торган бу күчеш чоры быел аеруча озакка китте шул. Җылы, коры торган көннәрдә барыбыз да әле шушылай дәвам итсә бик шәп дип йөргән идек тә, озакка киткәч, анысы да туйдырды. Карны, салкыннарны зарыгып көтә башладык. Хәер, көзләрдән арып-талчыгып, ак карларны сагыну гына түгел бу. Яңа елны түземсезләнү дә түгел.
Мондый елның булганы юк иде диешсәк тә, олыраклар моннан да начаррак, дөресрәге, озынрак килгән көзләрне хәтерли. Әле бит хәзерге кебек асфальт юллар заманы да түгел, көзләр озаккарак китсә, безнең авылның түбән очында яшәүчеләр юлның теге ягындагы колонкага чыга алмый газапланалар, әллә кайлардан әйләнеп, бераз гына уңаерак (пычрагы резин итеккә керми торган җирдән дип укы) чыгып-кереп, су ташыйлар иде. Ул исәптән хәзер нәрсәгә зарланабыздыр, белмим. Су ташыйсы да юк, юллары да бер дигән... Элекке кебек дөм караңгылыкта да утырмыйбыз, багана аралаш яктырткычлар утыра (дөрес, соңгы елларда экономияле дип алыштырылганнары элекке прожекторлар кебек балкып утырмый, әмма барыбер яктырта).
Тик болытлы көн җирдәге караңгылык (карсыз бу караңгылык бигрәк шомлы була) белән кушылып, күңел төшенкелегенә бер сәбәпче була. Болай да тышта, урамда берни эшләп булмый торган көннәрнең иң кыска, төннәрнең иң озын бу вакытын авыл халкы өнәп бетерми. Өстәвенә, быелгы җәе дә кояшы, җылысы белән артык сөендермәгән иде.
Ярый әле, хәзер элекке кебек үзең үстергән казларны, эре малны урнаштырырга көннәр тәмам суытып, кар яуганны көтеп утырасы түгел дип булса да сөенә хуҗабикәләр. Беренчеләрен, киресенчә, көннәр җылы вакытта эшкәртеп калырга тырышалар. Урамда – кайнап торган буржуйкалар янында чистарталар, агып торган суда – шланг астында гына зурлы-кечкенә ванналарда юалар. Эре мал асраучыларның да күбесе елның теләсә кайсы вакытында ит эшкәртеп күнеккән: аларны урнаштырырга сугым чорын әллә ни көтмиләр дә. Әмма, ни генә дисәк тә, һәр йортта диярлек бу чорга тәгаенләнгән – үзенә дип үстергән эре мал бар. Андыйларның бер өлеше, карлар яуганны көтмәстән, беренче салкыннарда эшкәртеп, урнаштырып өлгерсә, бүген дә салкыннарны, карларны көтүчеләр юк түгел.
Шул турыда сүз чыккач, әни: “Бер елны яңа елга кадәр кар төшмәде. Суытуын-суытты, әмма кар яумады. Декабрь азагына кадәр җил басудан тузан “себерде”, халык мал суя алмый тилмерде”, – дип искә алды. – Мондый карсыз декабрьлар булган инде диюем...
Килешәсездер: башка чакта сатар өчен дип үстерелгән малны урнаштыру белән үзең өчен дип, нәкъ менә ноябрь азагы – декабрьда суела торганы арасында аерма зур. Ничектер әзерлеге дә, мәшәкате дә башкача кебек. “Теге”сенә сугымчыларны әлләни талымламаган хуҗалар да монысында таныш-белешләрне, аларның да чиста-пөхтә эшләүчесен эзли. Алдан-ала ышандыра, чират торып көтә. Бигрәк тә “кулы тәмле” сугымчыларның дәрәҗәсе арта бу чорда. Әйе-әйе, һәр сугымчының үз эш тәртибе генә түгел, “кул тәме” дә бар шул.
Тагын бер үзгәлек: төрле зурлыктагы һәм маркадагы туңдыргычлар – уңайлы “сандык”лар белән “коралланган” булса да, авыл кешесе бу төр терлекләрне чалыр өчен нәкъ менә көннәрнең тиешенчә суынуын, җир өстенең кар белән каплануын көтә. Бу кадәресе мәҗбүрияттән дә бигрәк электән канга сеңгән гадәт, ахрысы. Чөнки күпчелек кеше көнендә үк диярлек итләрне ваклап, туңдыргычларга урнаштыру җаен карый. Кимерүче “кунак”лар ияләнмәгәнме, артык кипмиме, күгә төшмиме дип хафаланасы да, көн җылыта башласа, озакка китмәсме, итләргә зыян салмасмы дип кайгырасы да юк, башта салкында туңдырып, аннан саны белән өйгә кертеп, җебетеп, чабып-ватып изаланасы да түгел.
...Ә без барыбер кышны, карны көтәбез. Юкса, беләбез: ике көн рәттән кар явуга ук, “бетми торган нинди кар бу”, диячәкбез, суыклык ун-унбиш градустан түбәнәйсә, “туйдырды бу салкыннар” дип зарланачакбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев