Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыл халкы бик активлашты, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Авылдан чыккан эшмәкәр егетләргә дә рәхмәттән башка сүз юк” (+фото)

Бөрбаш авылында үзара салым акчасын ел саен районда иң беренчеләрдән булып җыйнап бетерәләр. Кайбер урыннарда ике йөзәр сум җыйнаган чакта ук алар бишәр йөз сум җыйнады. Быел исә 900 сумнан җыйганнар. Бу – райондагы иң зур суммаларның берсе.

–Бу сан үзара киңәшләшкәннән соң билгеләнсә дә, күңелдә беркадәр шикләнү булды үзе,  – ди авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Әмма күпчелек аңлап, берсүзсез риза булды. Авылда яшәүче төп халык яз башына ук инде биреп бетерде. Соңгы елларда эшләгән эшләр кешеләрнең күз алдында бит.

Бөрбаштагы үзгәрешләр чын мәгънәсендә күңел сөенерлек. Бер яктан Җәлил хәзрәтләре тырыша (кая барса да сүзе үтә), дәүләт программаларыннан шул сәбәпле мул гына өлеш чыга үзләренә: яңа мәктәп, пансионат, асфальт юллар, мәдәният йортына капиталь ремонт һ.б. Авылдан чыккан эшмәкәрләр белән аңлашып эшләгәнгә һәм үзара салым акчаларын авыл кешесе кирәкле дип санаган урыннарга кулланганга, авыл җирлегенә дә ышаныч арта. Иң кадерлесе – авыл язмышына битараф булмаган, “әйдә, аны эшлик, әйдә, моны эшлик” диеп идея бирүче, үз артларыннан авыл кешеләрен ияртә алучы активистлар да бар биредә. Равилгә менә шушы бөтен мөмкинлекләрдән файдалана, кешеләрдәге ышанычны, активлыкны сүндермәскә генә кирәк. Шөкер, үзе дә аңлый һәм шулай эшләргә тырыша.

–Авыл халкы бик активлашты, – дип сөенә ул.– Нинди генә эшкә чакырсак та, каршы килмиләр. Быел кыш, әнә, авылыбызда яктыртулы чаңгы юлы ачылды. Җәлил хәзрәт фатыйхасы белән башланган бу изге эш шушы дәрәҗәдә колачлы булыр диеп, үзебез дә уйламаган идек. Ул урынны куе чытырманлык басып бетергән, бик күңелсез иде. Авыл активистлары уйлаштык та, аны чистартып, чаңгы юлы эшләргә булдык. Ул чакта әле яктыртулы трасса турында хыяллланмадык та. Сигез көн өмә ясадык, аларда көн саен 40-50шәр кеше катнашты. Агачларны кистек, әрәмәлекне чистарттык. Язын исә агачларның төпләрен чыгарырга куәтле техникалар, зур суммада акча  кирәк иде. 500 мең сумлык ярдәмне авылыбыздан чыккан эшмәкәр егетләр Нияз Галимуллин, Илдар Галиуллин, Бөрбаш Сәрдегәннән Габделнур Хөсәеновлар күрсәтте. Аннан соң ул урын чаңгы шуарлык дәрәҗәгә китерелде. “Башта гади чаңгы юлы ясыйк әле, авыл халкы шуамы-юкмы,  шөгыльләнүчеләр күп булса, аннан яктыртуны да хәл итәрбез”, – диде Нияз Галимуллин. Һәм сүзендә торды. Яктыртуны да үз өстенә алды, кар чанасы, аның артына тагу өчен кыйммәтле ике җайланма алып бирде. Ниязның авылыбызга булган игелекле гамәлләре бик күп. Бездә туып-үсмәсә дә, әтисе Рафил абый яшьли вафат булса да, авыл белән элемтәләрен өзмәде. Аны шундый итеп үстергән, әти ягы туганнарын, аның туган авылын хөрмәтләргә өйрәткән әнисе Алия апага да бик рәхмәтле без. Гомумән, бу яктыртулы чаңгы юлына гына да иганәчеләребез бөтенесе 1 миллион 500 мең сумлык ярдәм күрсәтте. 200 метр юлга таш та түшәлде, чишмәсе дә тәртипкә китерелде. Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән ачылу тантанасы исә авыл бәйрәменә әйләнде. Балалар өчен кышкы күңел ачу уеннары-ярышлар үткәрелде, чарага килүчеләр пылау-коймак белән сыйланды...

Аңа кадәр дә инде өмәләр үткәреп, авылдагы шактый урыннарны тәртипкә китергән бөрбашлылар, яктыртулы чаңгы юлы турындагы хыяллары чынга ашуга, бу кышта ук яңа планнар кора башлый. Хыялланып кына калмыйлар, әлеге күпернең икенче ягындагы чүплекне дә чистартып, нәкъ теге ягындагы кебек үк агачларын кисеп, тәртипләп куялар. Биредә яр буе паркы төзергә җыеналар. Бу юлы инде үзара салым акчасына.

–Язга чыккач, ул урынга планировка ясаттык, – дип сөйли Равил. – Бу зур чыгымнар сорый торган, үзебезнең көчтән генә килә торган эшләр түгел. Куәтле техникалар кирәк. Илһам Мөҗипов ширкәте егетләре тиз дә, сыйфатлы да эшләделәр. Быелга тагын 218 метрда җәяүле сукмагы эшләтү планга кертелгән, яктыртуларын киләсе елгы үзара салым акчасына эшләтәчәкбез. Быел җыйналган акчаның калган өлеше моңа кадәр эшләнгән урыннарны тәртипкә китерүгә тотыла. Үткән ел без шундый 50 мең квадрат метр мәйданның үлән-чүпләрен чаптыртканбыз. Быел да шушы кадәр мәйданны җәй буена ике-өч тапкыр чистартабыз... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев