Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда хезмәт куючы хатын-кызларның эш атнасы кыскартыла

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен эш атнасы озынлыгы 36 сәгатькә калырга мөмкин. Бу хактагы закон проектын 10 октябрьдә беренче укылышта Дәүләт Думасы депутатлары караячак.

Әлеге чара авылга кадрларны җәлеп итү һәм саклап калу буенча тиешле чараларның берсе генә. Документта авыл хезмәтчәннәре өчен үз хисабыңа өстәмә ял көне һәм эш көне өлешләргә бүленгән урыннарда хезмәт хакын арттыру турында да язылган. 
Дөрес, текстта өстәмә ял «коллектив яки хезмәт килешүе» белән билгеләнә, диелә. Моны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Константин Чуйченко төзәтергә кирәк дип тапты. «Барлык оешмаларда да күмәк шартнамәләр төзелми, ә хезмәт килешүе эш бирүче һәм хезмәткәр арасында килешү булып тора», - дип язган ул закон проектына булган бәяләмәдә. 
Кыскартылган эш көненә килгәндә исә, әлеге норма бүгенге көнгә кадәр бар иде, әмма совет чорында кабул ителгән документта гына. Хезмәт кодексына каршы килүче кайбер нормалар булу сәбәпле, бу законны кабул итәргә карар кылганнар.

http://yashel-uzan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев