Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авылдан башка тормыш юк”, – ди Наил Мөхәммәтгалиев

Күңелендә институтка керергә иде дигән хыял бөреләнә. Тик ул хыял булып кына кала. Әтисенең фаҗигале үлеме авылда калырга сәбәпче була.

Лирикага бирелүе дә түгел, башка беркая китеп яши алмадым инде дип, үкенеп тә әйтми ул аны – тормыш фәлсәфәсе, яшәү девизы шундый димме, нндидер бик тә табигый, ныклы бер “тылы, үзәге” ул аның. Яшьлек романтикасына да бирешмәслек, төрле кәнәфиләр тәкъдим иткәндә дә, “кымшанмый, селкенми” торган “үзәге”. Әнә, нәтиҗәсе буларак, туган нигезне саклый алдым, әни белән бергә бик озак яшәдем, 97 яшенә кадәр кадер-хөрмәт күрсәтә алдым, дип шөкер итә бүген. Аны бик якыннан белүчеләр, авылдан китәргә мөмкинлеге булса, әллә нинди галим чыккан яки зур дәрәҗәләргәирешкән булыр иде дисә дә, килешәсездер, ул шөкер итә алырлык сәбәпләр дә ир-егет өчен кечкенә дәрәҗә түгел.

Маңгай тире катыш... имезлек

–Мин туып, кырык көнләп вакыт үтүгә,арба тартып,әни басуга, урак урырга киткән. Ул ялга туктаганчы мин имезлек суырып ятарга тиеш булганмын. Вакытлы-вакытсыз бит әле бала янына да барып йөри алмый. Шуңа күрә әни генә түгел, басуда эшләгән апалар да үтеп китешли әнә шул имезлекне   яңартып, каптыра торган булганнар. Әнә шуларның маңгай тирләре катыш  имезлек белән бергә кендек шушылай авылга береккәндер инде. Мин беркайчан авылдан китү турында уйламадым да, – ди бүген Наил абый, уенын-чынын бергә кушып.

Хәер, китү турында уйларга мөмкинлеге дә булмый шул. Әти-әнисенең шактый олыгаеп алып кайткан терәге (сеңлесе Наилә белән икәү генә алар), шуңа күрә никадәр әйбәт укыса да, сигезенчене тәмамлагач,  укуын дәвам итми, “Маяк” колхозында гади колхозчы булып эшли башлый. Йөк тә төйи, урман да кисә, атлы эшләрдә дә, амбарда да эшли. Смәелдә кичке мәктәпне тәмамлый. Күңелендә шул вакытта институтка керергә иде дигән хыял бөреләнә. Тик ул хыял булып кына кала. Әтисенең фаҗигале үлеме авылда калырга сәбәпче була.

Шул елны ул Шеңшеңәрдә Смәел кичке урта мәктәбенең сигезенче классы ачыла һәм кичә генә урта мәктәп тәмамлаган егет, утызлап укучы туплап, барлык фәннәрдән белем бирә башлый. Бер елдан соң аны колхозның беренче бригадасы бригадирының техника буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр (помпотех дигән вазифа була бу). Көзгә кадәр, армиягә киткәнче эшли ул биредә.Мәктәптә укыганда җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, колхозда эшләгәндә штаттан тыш комсол секретаре булып, шулай ук гел кешеләр белән аралашулары эзсез калмый: армия сафларында да югалып калмый ул. Партиягә керә,  старшина дәрәҗәсенә күтәрелә.

Солдаттан – урынбасарга

 Авылга кайтуга, Наил абыйны колхоз председателе урынбасары итеп  куялар. Бер еллап шушы яңа вазифада яшьлек романтикасын, бар тырышлыгын эшкә җигеп эшли. Әмма күптәнге хыялы да тынгы бирми. Һәм ул Казан авыл хуҗалыгы институтының  механика бүлегенә укырга керә. Белемгә сусаган, инде беркадәр тормыш тәҗрибәсе туплаган, белемнең кирәклеген, кирәк булачагын аңлаган Наил “җырлап” укый. Тырышлыгы бушка китми: кызыл дипломга тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Институтта укыганда гаилә корырга да, әти булырга да өлгерә ул. Әтнә районы Кышлау авылы кызы,  шушы институтның икътисад факультетында укыган Рәмзия белән гаилә коралар, бер елдан,Наил абыйның туган көненә икеләтә бүләк булып, уллары Рамил дөньяга килә. Яшь гаиләгә яшәве җиңел булмый, әмма тәвәккәл Наил абый гаилә башлыгы роленә бик тиз керә, шул еллардан бирле гаиләсе, балалары (Резидәне  инде алар тормышлары беркадәр уңайлангач алып кайта) турында кайгыртып яши.

“Бәйләнмәгез әле шул двигательгә!”

1975 елның июлендә институт тәмамлаган егетне “Маяк” колхозына баш инженер итеп куялар, партоешма секретаре вазифасын да “өстиләр”. 1977 елның маенда Чепья “Сельхозтехникасы”на управляющий итеп билгелиләр, бер елдан исә Балтач “Сельхозтехникасы”на управляющийның беренче урынбасары итеп күчерәләр. 1979 елның октябренда исә “Маяк” колхозына председатель итеп куялар.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 8 июнь санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев