Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Авылдашлар турында истәлекләр" рубрикасыннан: "Атның кушаматы Урыс иде"

"Ат малы бик тугры була",- дип ишеткәнем бар иде.

Безнең әтиебез, Наил Гарипов, авылда, районда гына түгел, тирэ-якта шактый билгеле кеше иде. Ул гомере буе башта бригадир, аннары инженер, әле пенсиядэ вакытта да 3 авылны берләштергән колхозда завхоз булып эшләде. Әтиебез белән бәйле истәлекләр, еллар үткэн саен, онытыла, тоныклана бара. Куүптән түгел әти белән бер вакытларда районда эшләгән экс-түрә: "Әтиегезнең аты нинди кушаматлы иде, хэтерлисезме?"- дигәч, аптырап калдым. Әйе, әти атлар ярата иде. Аны йөртә торган эш аты - нәселле, искиткеч матур, горур кыяфәтле гузэл зат урам уртасыннан чабып үткэндә, жилләр генә уйнап кала иде. Ялтырап торган кара тарантас та мәһабәт буена килешеп тора. Төз, озын аяклары белән тупылдатып басканда, горур башын әле бер, әле икенче якка селкеп куя, куе кодрә яллары кояшта ялт-йолт итә. Ә малкай белән әти арасын ниндидер күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора кебек. Бервакыт шундый хәл булды... Әтиебез әни белән елга бер тапкыр озаккарак кунакка китә иде. Бер иртәдә капка төбенэ чыксак, "Ах!"- иттек. Әти атын бәйләп куя торган урында, капкага башын төртеп, моңсу күзләрен безгә төбәп, басып тора Урыс (кушаматы шулай иде бахырның). Мескенкәем, көткән-көткән дә, хуҗасын, качкан двордан (атлар тота торган урынны шулай атыйлар иде). Күзләргә яшьләр тулды. "Ат малы бик тугры була",- дип ишеткәнем бар иде. Дөрес икән!

Рәйсә Галиева.

фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр